Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда, шул исәптән Апаста да янгыннар арткан

Республикада быел 315 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 24 кешенең гомере өзелгән. Вафат булучылар арасында 2 бала да бар.

(11 февраль, “Апастово-информ“).


Быел Апаста 3 янгын очрагы кабатланган. Узган ел бу чорда 1 янгын очрагы булган. Янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев белдерде.

“1-14 гыйнвар арасында 3 янгын теркәлде. Свияжный бистәсендә машина, район үзәгендә склад, шулай ук шәхси гараж белән машина яну очраклары буенча эшләргә туры килде. Сәбәпләре – машинаның һәм электр челтәрләренең төзексезлеге“, – ди Илдар Вәлиев.

Җитәкче куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сак һәм игътибарлы булырга өнди. Янгын чыккан очракларда 101 яки 01 номерларын җыегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев