Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда вирус аркасында гыйбадәтханәләргә бару официаль төстә тыелды

Чиркәүләргә, мәчетләргә санитар-эпидемиологик хәл яхшырмыйча торып, барырга ярамый

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”)
Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу аркасында, гыйбадәтханәләргә баруны тыйдылар. Шуңа багышланган Республика Министрлар Кабинеты Карарын премьер-министр Алексей Песошин имзалады. Ул хокукый информациянең официаль порталында басылып чыкты.
14нче апрельдән башлап, Республикабызда санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр, дини йолалар үтәү урыннарына - биналарга, корылмаларга, шул биналар урнашкан җир участокларына барулар, җыелулар һәм төрле чараларда катнашулар катгый тыелды.
Бу тыюлар бары тик гыйбадәтханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итүче һәм йолаларны үткәрүдә турыдан-туры катнашырга тиешле кешеләргә генә кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев