Реклама
Җәмгыять
Татарстанлыларны Республика экопроектларына ярдәм итәргә чакырдылар
Федераль акчаларны алуга «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез – Татарстан диңгезе» кластерлары исәп тота ала.
(8 октябрь, “Апастово-информ“).
Татарстанлыларны ике республика проекты – «Татарстан көзгесе» һәм «Диңгез-Татарстан диңгезе» кластерлары, туристлык-рекреация кластерларын булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалында катнашырга чакырдылар.
Финалга узган ун инициатива өчен халык тавыш бирүе 30 сентябрьдә башланды. Ул 9 октябрьнең 23.59 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Халык тавыш бирү һәм бөтен конкурс нәтиҗәләре 16 октябрьдә игълан ителәчәк.
Татарстан проектларын конкурс сайтының «География» бүлегендә хупларга мөмкин. https://priroda кlife/geography/. Почта аша авторизация яки социаль челтәрләрдә аккаунт кирәк булачак.
Узган юлы татарстанлылар тавышлары аркасында республика проектлары берсүзсез беренче урынны алды. Алар бергә 74 мең тавыш җыйды.
Биектау районындагы «Татарстан көзгесе» кластерына өч Кристаль чиста сулык булган «Зәңгәр күлләр», Семиозер урманы һәм Казансу елгасы керәчәк. Ә «Диңгез – Татарстан диңгезе» кластеры Кама Тамагында Юрьев мәгарәләрен һәм Лобач тавын берләштерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев