БЕР ЭШЛИ, БЕРӘГӘЙЛЕ ЭШЛИ
Бәдертдин Заһировның тракторга утыруына быел 40 ел була. "Беларусь", "ДТ-75", "Т-150" һәм башка төр техниканың бөтен серләрен белә ул. "ЖилКомСервис"ка эшкә килгәч 23 еллык экскаваторга "җан кертә" һәм менә дистә елдан артык шушы тракторыннан аерылмый Бәдертдин. Эшен берәгәйле итеп башкарганы өчен коллективта хөрмәт итәләр аны. Үзе әйткәнчә, җир эшләрен башкара...
Бәдертдин Заһировның тракторга утыруына быел 40 ел була. "Беларусь", "ДТ-75", "Т-150" һәм башка төр техниканың бөтен серләрен белә ул. "ЖилКомСервис"ка эшкә килгәч 23 еллык экскаваторга "җан кертә" һәм менә дистә елдан артык шушы тракторыннан аерылмый Бәдертдин. Эшен берәгәйле итеп башкарганы өчен коллективта хөрмәт итәләр аны. Үзе әйткәнчә, җир эшләрен башкара ул. Кайдадыр су торбасын ремонтларга кирәк икән, шунда ашыга, бик пөхтә итеп җирне казып ремонтчылар өчен эш мәйданы хәзерләп куя. Кирәк икән юллар да чистарта. Гомумән, күп төрле хезмәт башкара, иң мөһиме белеп, җиренә җиткереп эшли. Тырыш хезмәте өчен бирелгән Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре дә бихисап аның. Бу көннәрдә Бәдертдин Заһиров күркәм юбилеен - 55 яшьлеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев