Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әтнә кызы Таһирә

Район күләмендә уза торган чараларның берсеннән дә читтә калмый. Өлкәннәр катнашындамы ул, яшьләрнекеме - барысында да Таһирә апа Шәфигуллина үзәктә. Җырлый да, спектакльләрдә дә катнаша, "Нечкәбил" белән Казанга да барып кайта. Йөзү буенча да сынатмый, аш-су бәйгеләрендә дә осталыгы белән аерылып тора. Һәрнәрсәдән хәбәрдар да. - Яшьтән үк гел хәрәкәттә...

Район күләмендә уза торган чараларның берсеннән дә читтә калмый. Өлкәннәр катнашындамы ул, яшьләрнекеме - барысында да Таһирә апа Шәфигуллина үзәктә. Җырлый да, спектакльләрдә дә катнаша, "Нечкәбил" белән Казанга да барып кайта. Йөзү буенча да сынатмый, аш-су бәйгеләрендә дә осталыгы белән аерылып тора. Һәрнәрсәдән хәбәрдар да.

- Яшьтән үк гел хәрәкәттә идем мин. Мәктәптә укыганда да алдынгы булдым. Пенсиядә дип, өйдә генә ятучыны аңламыйм. Кеше арасына чыккач, аралашкач авыруларың да онытылып китә. Ә сәхнә бөтен кешене яшәртә ул, - ди картаймас йөрәкле Таһирә апа.

Тумышы белән Әтнә районының Кышлау авылыннан ул. Казанда югары белем алганда Багыш егете Габбас Шәфигуллин белән дуслашып китәләр. Бу дуслык тора-бара мәхәббәткә әйләнә һәм ике яшь белгеч гаилә корып җибәрәләр. Әнә шулай Әтнә кызы Апас килене булып куя. Бик тә тәмле телле, акыллы итеп сөйләшә-киңәшә белүче киленне кайнанасы да, туганнары да үз итәләр. "Апас миңа икенче туган авылым кебек, биредә балаларым, оныкларым туды. Дусларым бик күп. Әтнәгә бер көнгә генә кайтсам да, Апасны сагынума түзә алмыйм", - ди Таһирә апа. Ул дистә еллар дәвамында күренекле оешмада экономист булып эшләде. Тырыш хезмәте дә югары бәяләнгән - Мәскәүдән, Казаннан килгән Мактау кәгазьләре бихисап. Габбас абый белән тату гомер кичерәләр алар. Кызлары Лилия, уллары Булат, кияү-килен, оныклары өчен терәк, киңәшче. Бала югалту хәсрәтен дә күрәләр. Ул көннәрне Таһирә апа күз яшьләрсез искә төшерә алмый.

Таһирә апа турында дуслары да бик җылы фикердә. "Берәр кыенлык килсә, ул беренчеләрдән булып ярдәмгә килә, бик сизгер күңелле, ярдәмчел", - диләр.

Менә шушы ягымлы да, мәрхәмәтле дә, тынгысыз җанлы Таһирә апа Шәфигуллина бу көннәрдә 65 яшьлеген каршылый. Бәйрәмең мөбарәк, табыннарың түгәрәк булсын, Таһирә апа!

Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев