Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Тоннель“ барышында 6 апаслыга 1 мең сум штраф язылган

11 декабрьдә, иртәнге сәгать 7 дән 9га кадәр Апас урта мәктәбе янында "Тоннель" операциясе узды. Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре биредә эшләде. "Төп пассажир - бала" акциясе кысаларында, төп игътибар балалар хәвефсезлегенә юнәлдерелде. Шушы вакыт эчендә 9 закон бозу очрагы ачыкланды. 5 шофер руль артына куркынычсызлык каешын эләктермичә утырган...

11 декабрьдә, иртәнге сәгать 7 дән 9га кадәр Апас урта мәктәбе янында "Тоннель" операциясе узды. Районның юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре биредә эшләде. "Төп пассажир - бала" акциясе кысаларында, төп игътибар балалар хәвефсезлегенә юнәлдерелде. Шушы вакыт эчендә 9 закон бозу очрагы ачыкланды. 5 шофер руль артына куркынычсызлык каешын эләктермичә утырган өчен 1 мең сумлык штраф белән "бүләкләнде". Бер шофер баласын махсус урындыкка утыртмаган иде. Мәгълүм булганча, аңа 3 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук юлдашы куркынычсызлык каешын эләктермәгән, дәүләт номеры укылышсыз транспортчылар да очрады. Бер машина төзексез булу сәбәпле, штраф стоянкасына озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев