Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Тоннель“дә туктатылган 1 шоферга 30 мең, икенчесенә 5 мең сум штраф яный

Апаста чираттагы "Тоннель" 26 январьда узды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Апасның Тукай урамы белән үзәк юл киселешендә эшләделәр. Иртән бар кеше машинасына утырып эш урынына, баласын бакчага яки мәктәпкә илтергә ашыга. Шушы ашыгу нәтиҗәсендә игътибар да кими. Кемдер куркынычсызлык каешын эләктерергә оныта, кемдер юл...

Апаста чираттагы "Тоннель" 26 январьда узды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Апасның Тукай урамы белән үзәк юл киселешендә эшләделәр. Иртән бар кеше машинасына утырып эш урынына, баласын бакчага яки мәктәпкә илтергә ашыга. Шушы ашыгу нәтиҗәсендә игътибар да кими. Кемдер куркынычсызлык каешын эләктерергә оныта, кемдер юл читендәге җәяүлене күрми. "Тоннель" вакытында да 12 кагыйдәгә буйсынмаучылар очраган. 1 райондашыбыз иминият кәгазе булмаган килеш юлга чыккан. Аңа 500 сум штраф түләргә туры киләчәк. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән 3 шоферга 1әр мең сум штраф яный.Тиешсез урында машинаны узарга чыккан транспорт иясенә 5 мең штраф түләргә туры килә. Шунысы да бар: 1 ел эчендә кабат әлеге хатаны кабатласа, 1 елга правасыннан колак кагачак. 6 шоферга номеры укылышсыз хәлдә йөргән өчен беркетмә төзелгән. "Тоннель" вакытында төп игътибар салмыш килеш руль артында йөрүче шоферларны ачыклауга юнәлтеләчәге алдан хәбәр ителгән иде. Шулай да 1 апаслы рульгә утырып чыгарга батырчылык иткән. Әлеге ир-атка 30 мең сум штраф түләргә һәм 1,5 ел җәяү йөрергә туры киләчәк.
Юлларда сак булыгыз! Исән-имин йөрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев