Реклама
Җәмгыять
БЕЗНЕҢ МАКСАТ – ИМИНЛЕК БУЛДЫРУ
10 ноябрь - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу көнне Россия милициясе оешуга 95 ел тула. Исемнәре үзгәреп, таләпләр шактый катгыйланса да, аларга йөкләнгән бурыч шул ук калды. Законга буйсынып, халык тынычлыгын, иминлеген тәэмин итү, профилактика эшләрен киң җәелдерү, куркынычлардан саклау, җинаятьләрне булдырмау, булганнарын кайнар эздән ачу. Бүген алар "Диалог-Партнерлык-Куркынычсызлык"...
10 ноябрь - эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бу көнне Россия милициясе оешуга 95 ел тула. Исемнәре үзгәреп, таләпләр шактый катгыйланса да, аларга йөкләнгән бурыч шул ук калды. Законга буйсынып, халык тынычлыгын, иминлеген тәэмин итү, профилактика эшләрен киң җәелдерү, куркынычлардан саклау, җинаятьләрне булдырмау, булганнарын кайнар эздән ачу. Бүген алар "Диалог-Партнерлык-Куркынычсызлык" девизы белән эш итәләр. Эчке эшләр бүлегендә җәмгыять, киң җәмәгатьчелек, халык белән партнерлык мөнәсәбәтләрен киң җәелдерү буенча күп эшләр башкарыла. Бүген район эчке эшләр бүлегендә нинди яңалыклар бар, алар нинди нәтиҗәләр белән эшлиләр? Бу хакта һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан "Апас" муниципальара полиция бүлеге җитәкчесе Рамил Җәүдәт улы Хәбибуллинга (рәсемдә) берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
- Рамил Җәүдәтович, бүген коллективның төп кыйбласы нинди?
- Җинаятьләрне ачуга караганда, аны кисәтү җиңелрәк. Шуңа да коллективтагы һәр хезмәткәрдән уяулык, намуслылык, гаделлек, тырышлык, хәбәрдарлык таләп ителә. Җинаятьчелеккә каршы да, соңгы вакытларда еш телгә алынган экстремистлык һәм террорчылыкка каршы да без җәмәгатьчелек белән бергәләп көрәшсәк нәтиҗәсе уңышлырак булыр. Илебезгә килеп кереп, киң колач алырга өлгергән наркомания, токсикомания кебек афәтләр, тормышыбызны ямьсезләүче чит гамәлләр безнең районга үтеп керергә тиеш түгел. Авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар да аларның фикерләрен ишетү, уй-теләкләрен белү, проблемаларын уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшү, киләчәккә планнар билгеләү максатыннан оештырыла.
- Ялларын да, бәйрәмнәрен дә, хәтта төннәрен дә хокук сагында үткәрүче хезмәткәрләрнең нәтиҗәләренә дә тукталып үтсәгез иде.
- Агымдагы елның 9 аенда район эчке эшләр бүлегенә 153 кеше мөрәҗәгать иткән, алар барысы да тикшерелгән, хәл ителгән. 119 җинаять эше теркәлгән. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, узган еллар белән чагыштырганда склад, кибет, төрле сәүдә нокталарын басу, чит милеккә кул сузу, талау очраклары кимегән. Ләкин тынычланырга урын юк, ялган документлар белән эш итү, аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салу, үтерү очракларына каршы эшне көчәйтергә кирәк.
- Бәйрәм уңаеннан әйтер сүзләрегез дә бардыр...
- Коллективыбыз яшь көчләр белән тулыланган. Алар ветеран милиция хезмәткәрләренең тәҗрибәсенә, киңәшенә таянып хезмәт итәләр. Кимчелекләргә, җитешсезлекләргә вакытында чик куеп, камиллеккә омтылып эшлибез. Хезмәткәрләребез елдан-ел тәҗрибә туплый, яшь гаиләләр туа, ул гаиләләрдә нәниләр аваз сала. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан, барлык хезмәттәшләремне, ветеран милиция хезмәткәрләрен тәбрик итәм. Өлкән буын безне киңәшләре, яшьләребез матур күрсәткечләре белән сөендереп торсын иде. Дөньяларыбыз имин, йортларыбыз тыныч, яшәешебез матур булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев