Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтрәчтән соң Тәтешкә

-Быелгы "Әтрәч укулары" 16 июлдә авыл читендәге бик күркәм "Изгеләр зираты"нда үтте. Анда Апастан 4 кеше катнаштык, гыйбрәтләндек, намаз кылдык. Безне бик гаҗәпләндереп һәм үсендереп, яныбызга вертолет белән Татарстан Премер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән республиканың бик шөһрәтле дин әһеле, Татарстан Дини назәрәте вәкиле, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев...

-Быелгы "Әтрәч укулары" 16 июлдә авыл читендәге бик күркәм "Изгеләр зираты"нда үтте. Анда Апастан 4 кеше катнаштык, гыйбрәтләндек, намаз кылдык. Безне бик гаҗәпләндереп һәм үсендереп, яныбызга вертолет белән Татарстан Премер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән республиканың бик шөһрәтле дин әһеле, Татарстан Дини назәрәте вәкиле, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та килде һәм безнең тыгыз рәтләргә басты,-дип шатлыгы белән уртаклашып китте Әнәленең "Мөхәрләм" мәчете имам-хатыйбы Мостафа хәзрәт.
-Апас делегациясе составындагы үзем, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Апас мәдрәсәсе ректоры Шәһит хәзрәт һәм Каратунның Заготзерно бистәсендә бүгенге район башлыгы Рәшид Заһидуллин салдырган "Нәҗиб"мәчет имам-хатыйбы Гыйльфан хәзрәт белән Тәтештә шул ук көнне үткән балалар Сабантуена да барырга насыйп булды. Бик ошаттык, Апас балаларының көрәштә җиңеп зур бүләкләр алуына чын күңелебездән сөендек,-ди ул.
-Без быел да авыл, Апас балаларын җәйге дини лагерьдан нәүмиз калдырмадык. Бик ошаталар алар бу җәйге җыеннарны, көтеп алалар, бик теләп мәчеткә дини сабакларга, әдәпле тормыш дәресләренә йөриләр нарасыйлар. Бу эшкә иганәчелек итүче киң күңелле, иманлы барча кшеләргә дә зур рәхмәт,-дип дога кылды Мостафа хәзрәт. Амин!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев