Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Тәртип” радиосы татарча белмәгәннәрнең йөрәкләренә дә үтеп керергә тырыша

Дүрт елдан соң “Тәртип” радиосы кабаттан үз ешлыгында эфирда.

(14 август, “Апастово-информ”).


Татарстанда әле кайчандыр халык арасында бик популяр булган “Тәртип” радиосы мөстәкыйль рәвештә үз ешлыгында эшли башлады. Халык һәрвакыт яратып тыңлый иде бу радионы, чөнки, мәдәниятебез тарихында булган иң матур гәүһәрләрне сайлап алып, бүген халкыбызга җиткерү буенча зур эш алып барды радио. Инде менә яңадан эфирга үз ешлыгында чыга башлагач, тыңлаучылар радиода нинди үзгәрешләр булыр дип кызыксына. “Тәртип” радиосы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, аларның девизы - үткәннәр белән көткән һәм өметләнгән арасында күпер салу. Элеккегеләрдән иң яхшысын сайлап алу, өмет уяткан бүгенгесен киләчәк буыннарга җиткерү. Радио хезмәткәрләре башка милләт вәкилләре дә кызыксынырлык программалар вәгъдә итәләр. Татар телен белмәүчеләр белән бала тәрбияләү турында эчкерсез аңлашуга багышланган тапшыру шундыйларның берсе. Студентлар турында да тапшырулар булачак. Бүгенге татар эстрадасының матур үрнәкләрен халыкка җиткерү буенча да эш барачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев