Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә саксызлык аркасында 38 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Әлеге хәл Тәтеш районының Бакырчы авылында 14 август төнендә була. Гадәттән тыш хәл "Бакырчы" җәмгыяте складында ашлык бушатканда була. Тикшерү фаразлары буенча, "КамАЗ" йөк машинасыннан ашлык бушатканда, ир-ат күтәртеп куелган арткы борт астына кереп, ашлыкны кул белән бушата башлый. Аны күрмәгән йөртүче кузовны төшерә. Шуның аркасында, башы нык җәрәхәтләнгән эшче...

Әлеге хәл Тәтеш районының Бакырчы авылында 14 август төнендә була.

Гадәттән тыш хәл "Бакырчы" җәмгыяте складында ашлык бушатканда була. Тикшерү фаразлары буенча, "КамАЗ" йөк машинасыннан ашлык бушатканда, ир-ат күтәртеп куелган арткы борт астына кереп, ашлыкны кул белән бушата башлый. Аны күрмәгән йөртүче кузовны төшерә. Шуның аркасында, башы нык җәрәхәтләнгән эшче урында ук җан бирә. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе Буа районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсе 2 нче бүлеге ("Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, саксызлык арасында кеше үлеменә китерү") буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә, - дип яза intertat.ru.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsrediru

Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47601-tәtesh-rayonyinda-faҗiga.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: происшествия