Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган телне белү – олы бәхет

Район үзәк китапханәсендә “Туган телне белү – олы бәхет“ исемле кичә узды.

(24 февраль, “Апастово-информ“).


Кичәдә яшь буын – аграр көллият студентлары, китапханә каршында эшләп килүче түгәрәк әгъзалары, төрле милләт вәкилләре катнашты.

Туган телебезнең байлыгын, матурлыгын төрле мәкальләр, шигырьләр, җырлар, чыгышлар белән дәлилләдек. Викториналар белән белемнәрне тагын да ныгыттык. Бу хакта китапханәче Руцилә Садриева хәбәр итте.

“Төрле милләттән булган райондашларыбыз чыгыш ясады. Кичәдә туган телгә хөрмәт тәрбияләү, милләтләр дуслыгы төшенчәләре төп максат булып торды“, – диде Руцилә Садриева.

Халыкара Туган тел көненә багышланган кичәләр барлык мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев