“Тутый кошлар уятты. Ни булып бетәр иде?”
Кильдураз станциясендә яшәүче 91 яшьлек Нина Елистратова бу көннәрдә торыр урынсыз калуның ни икәнен йөрәге аша уздырды.
Алар яшәгән өч фатирлы йортта янгын чыгып, бина яраксыз хәлгә килде.
Янгын иртәнге сәгать бишләр тирәсендә чыга. Күрше бүлмәдәге гаилә фатирда яшәүче тутый кошларының чыркылдашкан тавышына уяна.
“Иртән тутый кошлар тавыш чыгара башлады. Алар тавышына уянмаган булсак, ни булып бетәр иде? Үзебез чыктык. Тик бер әйберне дә ала алмадык”, - ди Нина әбине тәрбияләүче кызыЛена Адиятуллина.
Күп еллар элек төзелгән агач бура йортны санаулы минутлар эчендә ялкын телләре урап ала.
“Апастан, Урта Балтайдан, Коштавылыннан янгын сүндерү машиналары килде. Алар утны йөгәнләсә дә, кара күмергә әйләнгән өемнәр генә торып калды. Шул мизгелдә аякларымны тоймый башладым. Мине “Ашыгыч ярдәм” машинасы алып китте. Күршедәге малайлар курыктылар, кычкырдылар. Ул көнне искә аласы да килми”, - дип сөйли Лена.
Тыл ветераны Нина Елистратова бүген дустында яши. Өлкән яшьтәге әби урында ята.
“Нина Филиповна әлеге йортта теркәлгән. Мин бу йортның хуҗасы. Шартларны яхшырту өчен тырыштык. Бик иске булса да яшәрлек иде әле”, - ди Лена.
“Янгынның сәбәпләре ачыклана. Әлегә тикшерү эшләре бара. Кеше факторы да йогынты ясаган булырга мөмкин”, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәре Раил Кашапов.
Янгыннан зыян күргән райондашларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: 89003295185 телефон номерына “Ак Барс” һәм саклык банкы карталары бәйләнгән. Адиятуллина Елена Евгеньевна.
Валюта получаемого перевода: Рубли (RUB)
Получатель: Адиятуллин Марат Салимханович
Номер счёта: 40817810662005485798
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 165502001
SWIFT-код: SABRRUMM
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев