Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Урта Балтайлылар токмачларны изге теләк теләп кисте

Мобилизациядә булган егетләргә ярдәм итү максатыннан Урта Балтай мәдәният йортында авылның уңган, тәмле куллы апалары җыелышып өй токмачы әзерләде.

(17 февраль, “Апастово-информ”).

“Бергәләп камыр басып токмач кистек. Мөнәҗәтләр дә әйттек, җырладык та. Эшебезне изге дога белән башладык, ихлас теләкләр белән токмачыбызны савытларга тутырдык”, - ди мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева.

Балтайлылар токмачларны гуманитар ярдәм җыю пунктына китерде. Аллага тапшырып, барлык ярдәм чаралары белән берлектә, аларның күчтәнәче дә юлга кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев