Виноград компоты кыш көне бигрәк тә тәмле
Виноград өлгерергә дә күп калмады. Җыеп алган җимешләрне ашап кына бетереп булмый. Компот ясап куйсаң, ел дәвамында тәмле су белән сыйланып булачак .
(14 июль, "Апастово-информ").
Компот өчен виноградның төрле сортларын файдаланып була. Кара төстәге виноградның төсе дә матур, тәме дә менә дигән була.
Виноградны агым суда юып, банка төбенә салабыз. Ярты банка тутырсаң да артык булмый.
3 литрлы банкага 1-2 кисәк лимон кисеп салабыз. Аннан 200-250 грамм шикәр комы өстибез, өстенә кайнап чыккан су коябыз. Ябабыз һәм банканы әйләндергәләп шикәр комын эретәбез. Банкага 1-2 яфрак мята салырга мөмкин. Анысы яратучылар өчен генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев