Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа китап “Хуҗа Хәсән – минем гомер бишегем”

ДАНИЛОВ Вячеслав Власовичның лаеклы ялга чыккач, башымнан үткәннәр һәм дә исемдә калганнар буенча мемуар китаплар язармын,- дип хыялланып йөргән уйлары тормышка ашты бит тәки. Менә яңа китап "Хуҗа Хәсән - минем гомер бишегем",- дип атала. Монда туган авылының гүзәл табигате дә, хезмәттә тиңдәшсез булган авылдашлары да, борын-борын заманнан бүгенге көнгә...

ДАНИЛОВ Вячеслав Власовичның лаеклы ялга чыккач, башымнан үткәннәр һәм дә исемдә калганнар буенча мемуар китаплар язармын,- дип хыялланып йөргән уйлары тормышка ашты бит тәки. Менә яңа китап "Хуҗа Хәсән - минем гомер бишегем",- дип атала. Монда туган авылының гүзәл табигате дә, хезмәттә тиңдәшсез булган авылдашлары да, борын-борын заманнан бүгенге көнгә кадәр сакланган гореф-гадәтләре, керәшен халкының үзләренә генә хас йолалары һәм башка бик күп мәгълүматлар, фотографияләр тупланаган. XVII,XVIII,XIX гасырда рус алфавиты язылыш үрнәген күрсәтеп, халык санын алу кенәгәләренең күчермәсе шул исемлеккә кергән Хуҗа Хәсән һәм шул тирәдә урнашкан башка авылларның һәр кешесенең шаҗәрәсен төзү өчен менә дигән чыганак. Боларның барысын да бик төгәллек белән башкарган Вячеслав Власович. Шәхсән үзе оста хуҗалык җитәкчесе, ТАССРның атказанган эконмисты, өченче класслы баш Дәүләт советнигы, Хуҗа Хәсән авылында гади крәстиян гаиләсендә туган. Мәктәпне бетереп, туган авылында хезмәт юлын башлавы, Тәтеш техникумын тәмамлаганнан соң Бондюг (хәзер Менделевск районы) МТС та эшләве, аннан Армия сафларында хезмәт итүе бик истәлекле урын алган бу китапта. 1960-64 елларда авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы белән Түбән Кама һәм Тәтеш районнары хуҗалыкларында җир эшләре буенча өлкән инженер вазифаларын башкарганы истәлекле булып тора. 1964 елдан Апас районында. Башта авыл хуҗалыгы идарәсендә баш экономист, аннан 1976-1985 елларда райкомның икенче секретаре булып эшләгән. Аннан Вячеслав Власович республикакүләм министрлыкларда, ведомстволарда җитәкче һәм урынбасар постларында эшләде. "Хуҗа Хәсән - минем гомер бишегем" китабында Апас районыда үзе белән бергә хезмәт итккән коллегалары Ш.А. Мустаев, А.К. Абдулкадыйров,Ф. Ф. Касыймов, Р.А Латыйпов, Р.С. Гафаров һ. б. турында язмалар, матбугат хәбәрләре белән тулыландырылган.Үзенең 80 яшьлек юбилеена бик зур истәлек ясаган В.В.Даниловка "афәрин",- дип әйтәсе генә кала.
Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев