Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Мәскәү-Казан юлы бер заводка млрд. сум акча өметләндерә

Яңа юл төзелү көнбатышка да, көньяк-көнчыгышка да җитештерүчеләр өчен яңа юнәлешләр ача.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).


М 12 трассасы төзелү нәтиҗәсендә Лаеш районында кысылган табигый газ җитештерү башланырга мөмкин. Бу проектка инвестиция салу млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта район башлыгы Илдүс Зарипов Орел авылы халкы белән очрашу вакытында белдерде.
“Инвесторлар белән очрашканда, без яңа М 12 юлы булачагы турында әйттек. Алар шунда ук кызыксына башладылар: Безнең территориядә бөтен Россия өчен нәтиҗәле һәм кирәкле булган шундый җитештерү заводын төзү турында фикер алыштылар”, - диде Илдүс Зарипов.
Бүген Орел авылында биредә яшәүче халык белән җитәкчеләрнең очрашуы булды. Анда Мәскәү-Казан тиз хәрәкәтле автомагистраль төзелеше турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев