Реклама
Җәмгыять
Ял көннәренә беренче кар көтәбез
Республикага салкын һава агымы керә.
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Якындагы ял көннәренә Татарстан Гидрометцентры, һава торышын күзәтү идарәсе салкын һава агымы керүе турында әйтә.
“Яңгыр да булыр, карлы яңгыр да явар, һава температурасы сизелерлек түбәнәер”, - диләр синоптиклар.
Алар, шулай ук, атмосфера басымының да тирбәләчәген әйтәләр.
Дөрес, иртәгә - 16нчы октябрьдә әбиләр чуагы әле дәвам итә. Төнлә 5 градустан 10 градуска кадәр, көндез 12 градустан 17 градуска кадәр җылы булыр. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр явар. Ә көндезге сәгатьләрдә җил көчәер.
Ә менә шимбәгә каршы төнлә яңгырлар башлана. Республиканың төньягында карлы яңгыр булыр.
Якшәмбе көнне дә яңгырлар, карлы яңгырлар көтелә. Төнлә 4 градуска кадәр салкынлык та булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев