Юрий Камалтынов: "Иң мөһиме – сайлауларның канун кушканча узуы"
Сайлау уңаеннан Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясенең ТР Дәүләт Советындагы җитәкчесе Юрий Камалтынов чыгыш ясады. - Сайлау кампаниясенең финиш турысына чыктык, - дип фикерләре белән уртаклашты ул. - "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстанда 6 меңнән артык кандидат сайлауларда катнаша. Аларның күпчелеге депутат булып сайланыр, дип...
Сайлау уңаеннан Бердәм мәгълүмат үзәгендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясенең ТР Дәүләт Советындагы җитәкчесе Юрий Камалтынов чыгыш ясады.
- Сайлау кампаниясенең финиш турысына чыктык, - дип фикерләре белән уртаклашты ул. - "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстанда 6 меңнән артык кандидат сайлауларда катнаша. Аларның күпчелеге депутат булып сайланыр, дип ышанабыз. Праймеризлар да нәтиҗәле алым булды - бераз көтелмәгән нәтиҗәләрне күрдек, әмма үз фикерен белдерә алырлык кешеләр сайлауда катнаша. Иң мөһиме - сайлау кампаниясенең канун кушканча һәм тыныч узуы. Һәр сайлау участогында да партиядән күзәтүчеләр эшли. Әлеге сәгатькә кадәр бернинди дә канун бозу очраклары күзәтелмәде. Һәм көн дәвамында шулай булыр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев