Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә әзер
Әлегә тавыш бирергә мөмкин булган көн - 24 июнь дип көтелә.
(18 май, “Апастово-информ”).
Конституциягә төзәтмәләр буенча сайлауның яңа вакытын Россия Президенты Владимир Путин билгели. Сайлау системасы тулы әзерлектә. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев хәбәр итә.
“Сайлауның яңа вакытын Президент билгели. Россиянең сайлау системасы хәзерлек дәрәҗәсендә”, - диде Булаев.
Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирү көне алдан 22нче апрельгә билгеләнгән иде. Ләкин, коронавирус чыгу сәбәпле, ул кичектерелде.
Мәскәү җәмәгать палатасының гражданлык җәмгыятен үстерү комиссиясе рәисе Алексей Венедиктов сүзләренә караганда, тавыш бирү көне якынча 24 нче июнь дип ниятләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев