Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөфәр Имамиев: “Аюкөйдергәнем алтын кебек ялтырап тора”

Аюкөйдергән авылында авыл көне булып узды.

 

(16 нчы июль, “Апастово-информ”). 
Авыл мәдәният йорты каршына авылдашлар, чордашлар, классташлар, дуслар, танышлар җыелды. Бер-берсен кочак җәеп исәнләште, яшьлекләрен искә алдылар. 
Район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде. Изге теләкләрен ирештерде. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин Аюкөйдергән авылы халкының тырыш, бердәм булулары турында әйтеп узды. 
Быелгы бәйрәм милли төсмердә оештырылган. Татар милләтенә хас булган күргәзмәләр, тәм-томнар белән тулы табыннар кунакларны каршы алды. 
“Авыл көнен дүртенче ел оештырабыз. Безнең өчен ул көтеп алынган иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Минем көчле командам бар. Күргәзмәләр дә ясадык, хештеглар ясаттык, оештыручыларга милли киемнәр эшләттек. Матди яктан ярдәм иткән Зөфәр абый Имамиев, Ришат абый Зиятдиновка һәм башкаларга олы рәхмәтемне ирештерәм”, - диде Гөлүсә Сөнгатуллина. 
Бәйрәм Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновларның җыр-моңнары, биючеләрнең дәртле биюләре, милли уеннар белән үрелеп барды. Катнашкан һәрбер кешегә бүләкләр бирелде. 
“Минем дә, тормыш иптәшемнең дә әти-әнисе шушы авылдан. Бала чагыбыз, яшьлек елларында авылда булырга ярата идек. Хәзер дә авылыбызны онытмыйбыз. Кечкенә генә булса да алтын кебек ялтырап тора ул. Мондый чиста, матур авыл бер җирдә юк. Менә тагын кайттык, хәлдән килгәнчә ярдәм кулын да суздым. Авылдашларны күрү дә зур бәхет”, - диде Зөфәр абый Имамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев