Реклама
Җәмгыять
Зөһрә әби Сәгыйтҗанова: “Бүгенге тормышымнан бик тә канәгать”
Кызыл Тау авылында гомер итүче Зөһрә әби 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.
(3 нче гыйнвар, «Апастово-информ»).
Зөһрә әби үзе Идрәз авылыннан. Бөек Ватан сугышы елларының ачлык-ялангачлыгын күреп үскән.
“Әтиебез Ленинград блокадасында һәлак булган. Без әнигә 4 бала- 3 кыз, 1 малай үстек. Иң зурысы мин булганга барлык авырлык та миңа төште. Бүгенге көндә бер сеңелем генә исән-сау. Аның белән аралашып яшибез”, - ди ул.
7 классны Иске Йомралы авылы мәктәбендә укып тәмамлагач, Казан педучилищесында башлангыч класс укытучысы һәм өлкән пионер вожатый белгечлеге ала. Аннан Казан педагогия институтында рус һәм татар бүлеген тәмамлый. Бер ел туган авылында укыткач Кызыл Тау мәктәбенә килә. 41 ел балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
“Тормыш иптәшем Бөек Ватан сугышы инвалиды иде. Шулай булса да колхоз белән идарә итте, авыл Советы рәисе булып эшләде. 37 ел бик матур яшәдек. Акыллы, тәртипле балалар үстердек. Бүгенге көндә 11 оныкчыгым бар. Оныкларымны, оныкчыкларымны исемнәре белән беләм”, - дип горурлана юбиляр.
Чыннан да Зөһрә әбинең хәтере бик яхшы, барысын да тезеп-тезеп сөйләп тора.
“Якында гына һәлак булган улымның хатыны – киленем Миләүшә яши. Ул миңа бик тә ярдәм итә. Балалар һәрберсе кайтып карыйлар. Шулай ук 20 елдан бирле социаль хезмәткәр Рушания Ильясова, волонтер Алия Борһанова, Айсылу Җәләлиевалар, авыл җирлеге, мәктәп коллективы хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар”, - дип рәхмәтләрен ирештерә Зөһрә әби.
Зөһрә әбине котларга барлык балалары, укучылары килгән иде.
“Әти белән әни безне эш сөючән, акыллы, тәртипле итеп тәрбияләделәр. Барабызга да югары белем алырга, зур тормышка аяк басарга ярдәм иттеләр”, - дип әниләренә изге теләкләрен ирештерде алар.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев кайнар котлап Ил башлыгының, район башлыгының котлавын ирештерделәр, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
“Бозлавык юлларга да карамыйчан, килеп мине зурлап котлаган өчен Ходай сезне зурласын. Эшегездә уңышлар телим”, - дип изге теләкләр теләп калды Зөһрә әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев