Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апас районындагы “Созвездие - Йолдызлык-2026” фестиваленең зона этабы 1700дән артык катнашучыны берләштерде

Фестиваль быел Россия халыкларының бердәмлеге һәм Хәрби хезмәт батырлыгы елына багышланды.

( 30 март, “Апастово-информ”).


Апас районында “Созвездие - Йолдызлык-2026” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды. Ике көн дәвам иткән сайлап алу турларында сәләтле балалар һәм яшьләр сәхнә тотып, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен күрсәтте. Барлыгы 237 иҗади чыгыш тәкъдим ителде.
Фестиваль Татарстанның җиде районыннан – Буа, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч һәм Апас районнарыннан килгән яшь талантларны бер сәхнәгә җыйды. Аларның чыгышлары тамашачыларны да, мәртәбәле жюри әгъзаларын да сокландырды.


-Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, райондашлар, әти-әниләр, укытучылар! Барыгызны да Апас җирлегендә күрүебезгә бик шатбыз. Әлеге фестиваль һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип ышанам. Без аны югары дәрәҗәдә оештырырга тырыштык һәм максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Фестиваль - ул тормыш үзе, анда балаларның тырышлыгы, хезмәте, үҗәтлеге салынган. Бу зур проектка нигез салган республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка, аны үстерүгә зур өлеш керткән Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Әлеге фестиваль акыллы, тәрбияле, үз фикерен иркен әйтә белүче яшь буын тәрбияләүгә хезмәт итә. Татарстаныбыз талантлы балаларга бай, һәм без моның белән горурланабыз. Барыгызга да нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телим, - диде Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин.


Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы астында, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасында һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза. Әлеге зур иҗади проект яшьләргә үз сәләтләрен ачу, сәнгать дөньясында беренче адымнарын ясау өчен киң мөмкинлекләр тудыра.


Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина да бәйрәм белән котлап, фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте.


- Балалар - безнең иң кадерле байлыгыбыз. “Йолдызлык” фестивале меңләгән яшьләргә тормыш мәктәбе бирде. Бу - бик кирәкле һәм әһәмиятле проект. Балаларыбыз аша телебез, мәдәниятебез киләчәк буыннарга тапшырыла. Апас җире – күренекле шәхесләр төбәге, шуларның берсе - биредә бөек композитор Сара Садыйкова туган. Бу шулай ук зур горурлык. Сезгә алга таба да иҗади уңышлар, тагын да зур үрләргә омтылып яшәвегезне телим, - диде ул.


Фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов да үз чыгышында әлеге проектның әһәмиятенә тукталды.


“Фестиваль - ул чын мәгънәсендә зур бәйрәм, бүген без яз, сәнгать һәм бердәмлек бәйрәмендә очраштык. Шунысы сөенечле - гасырлар буе сакланып килгән бай мәдәният бүген дә яши һәм чәчәк ата. Ул безнең иң кадерле хәзинәбездә - балаларда һәм яшьләрдә чагыла. Район җитәкчелегенә, педагогларга зур рәхмәт – сез яшь буынның сәләтләрен ачу өчен зур эш башкарасыз. Әлеге проектка ярдәм иткән Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре министрлыгына, Мәдәният һәм Мәгариф министрлыкларына, шулай ук барлык оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Ил иминлеген саклаучы батыр егетләребезгә аерым рәхмәт – аларга баш иябез. Бүгенге чыгышлар аларга рухи көч бирсен, йөрәкләрен җылытсын,  исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар,, – диде Дмитрий Туманов.


Гала-концертта фестиваль җиңүчеләре һәм катнашучылары дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Сәхнәдән яңгыраган һәр чыгыш әлеге чараның чын мәгънәсендә иҗат, дуслык һәм илһам бәйрәме булуын тагын бер кат раслады.
“Йолдызлык” фестиваленең зона этабы тәмам. Ә иң-иңнәр башкалабызда Җиңү өчен көрәшәчәк. Анда да сынатмаслар алар. Хәерле сәгатьтә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев