Автоэксперт: югары температура белән руль артына утыру тыела
Машина йөртүчеләргә сәламәтлек торышына игътибарлы булырга киңәш ителә: тән температурасы күтәрелгән очракта, руль артына утыру куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына автоэксперт Дмитрий Попов белдергән.
Аның сүзләренчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эшче төркем әгъзасы буларак, ул юл йөрү кагыйдәләренә таянып фикер белдерә. Аерым алганда, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә, авыру яки нык арыган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү тыела.
Белгеч ассызыклаганча, организмдагы төрле вегетатив үзгәрешләр - шул исәптән югары температура яки кан басымы күтәрелү - кешенең сәламәтлеге какшавын күрсәтә. Мондый халәттә игътибар кимүе, реакция акрынаюы ихтимал, бу исә юлда иминлеккә турыдан-туры йогынты ясый.
Шуңа күрә эксперт машина йөртүчеләрне үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга һәм начар хәлдә руль артына утырмаска чакыра.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев