Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Фәрит Мөхәммәтшин өчен Татарстан Дәүләт Советы утырышлар залында аерым урын биреләчәк

Татарстан Дәүләт Советының беренче мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өчен эш кабинеты гына түгел, ә парламент утырышлар залында аерым урын да карала. Бу — Дәүләт Советының мактаулы рәисе турындагы нигезләмәдә күздә тотылган. Нигезләмә парламентның рәсми сайтында бастырылган.

Документта күрсәтелгәнчә, мактаулы рәис өчен утырышлар залында махсус урын, шулай ук Дәүләт Советы бинасында оештыру техникасы һәм элемтә чаралары белән җиһазландырылган эш кабинеты билгеләнә. Моннан тыш, аңа хезмәт транспорты беркетелә.

Нигезләмә буенча, мактаулы рәис парламент, аның комитетлары һәм Дәүләт Советы каршындагы башка органнар утырышларында киңәшче тавыш хокукы белән катнашырга, шулай ук чыгыш ясау өчен сүз сорарга хокуклы.

Документ шулай ук мактаулы рәиснең Дәүләт Советына юллаган тәкъдимнәре мәҗбүри рәвештә каралуын күздә тота. Бынан тыш, ул парламент депутатларына тәкъдим ителә торган документлар, материаллар һәм башка мәгълүматны алу хокукына ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев