Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Пермь краенда укучы укытучыга һөҗүм иткән: педагог вафат булган

Пермь краеның Добрянка шәһәрендә мәктәп укучысы укытучыга пычак белән һөҗүм иткән.

Алган җәрәхәтләрдән соң педагог хастаханәдә вафат булган.


Фаҗига бүген иртән булган. Мәгълүматларга караганда, 17 яшьлек яшүсмер укытучыны мәктәп бинасы кереше янында сагалап торган һәм берничә тапкыр пычак белән кадаган. Авыр хәлдәге укытучыны шунда ук хастаханәгә озатканнар, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.


“Һөҗүм итүче укучы 9нчы сыйныфта белем алган, элек тә тәртип бозулары өчен игътибар үзәгендә булган һәм полиция исәбендә торган. Укытучы аның сыйныф җитәкчесе, шулай ук рус теле һәм әдәбияты фәне укытучысы булган. Алар арасында озак вакыт дәвам иткән каршылык булуы да хәбәр итә ТАСС”, - дип яза “Татар-информ”.


Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче тоткарланган, тикшерү эшләре бара. Вакыйганың барлык шартлары ачыклана, эш барышы прокуратура контролендә.

Чыганак “Татар-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев