Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Татарстан Республикасында өч ярминкә көнендә 282 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган

Фермерлар саткан продукция 282,7 миллион сумны тәшкил иткән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

(30 март, “Апастово-информ”).


"Ярминкәләргә 296 тонна яшелчә, шул исәптән 184 тонна бәрәңге, шулай ук 55,2 тонна сөт, 78,3 тонна шикәр, 532,3 мең данә тавык йомыркасы, 301,5 тонна ит китерелгән. Ярминкәләр уздыру өчен 2,7 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән", - диелә хәбәрдә. 


Республикада ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике мәйданчыгында, Түбән Кама районының өч мәйданчыгында һәм башка районнарда да уза. 


Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта ачылды, аларның эше 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чара авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген яхшыртуга ярдәм итә.
Чыганак: “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев