Татарстан вузлары - эшкә урнаштыру рейтингларында
Россия Хезмәт министрлыгының 2026нчы елгы рейтингларында Татарстанның сигез югары уку йорты алдынгылар исемлегенә кергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
(30 март, “Апастово-информ”).
Мәгълүматлар “Россиядә эш” порталында урнаштырылган.
Рейтинглар 2023нче елгы чыгарылышларның эшкә урнашу дәрәҗәсе һәм хезмәт хакына нигезләнә.
Казан федераль университеты медицина өлкәсендә икенче урынны алды, шулай ук берничә юнәлеш буенча югары позицияләрне саклады. Иннополис университеты IT өлкәсендә икенче һәм өченче урыннарга чыкты. КНИТУ-КАИ инженер-техник юнәлешләрдә призлы урыннар яулады.
Шулай ук КНИТУ, КДЭУ, Казан аграр университеты һәм башка уку йортлары да үз юнәлешләре буенча югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Белгечләр әзерләү һәм чыгарылышларны эшкә урнаштыру “Кадрлар” милли проектының төп бурычларының берсе булып кала.
Бу хакта “Татар-информ” хәбәрендә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев