Татарстанда кан әйләнеше системасы авырулары 16 процентка кимегән
Алты ел эчендә Татарстанда кан әйләнеше системалары белән авыручылар саны 16% ка кимегән.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким хәбәр итте.
“Татар-информ” язганча, 2019 елда 100 мең кешегә 4815,5 очрак туры килгән. Шуннан бирле бу сан кимеде, гәрчә 2022 елда ул бераз үсте. Бүген авыру 4030,1 очрак тәшкил итә. "Авырулар динамикасы кими. Без йөрәк-кан тамырлары авыруларының куркыныч факторларын ачыкларга ярдәм итә торган профилактик чараларны активрак уздырабыз», – дип билгеләде Зөлфия Ким.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев