Апас туган якны өйрәнү музеенда җәнлек бик күп, соңгысы менә -ЯНУТ
Апас музеенда очрашулар, төрле чаралар һәрдаим була, чөнки әледән-әле яңа экспонатлар, аларның үзенчәлекле тарихлары тамашачыларны кызыксындырып, тартып тора. Соңгы вакытта балалар музейларга әти-әниләрен, якын кешеләрен, туганнарын алып килә алулары бигрәк тә сөендерә. Ә без – музей хезмәткәрләре, бу эштә тамашачыларның күпләп килүенә горурлыгыбызны яшермибез, һәркемне матур итеп кабул итәргә әзерлегебезне күрсәтәбез.
Менә тәүге очрашу, Олы Болгаер авылында туып-үскән, беренче хезмәт чыныгуларын туган авылында үтеп, инде хәзер Биектауда яшәп, көн күрүче, Әнсар Галиев гаиләсе белән булды. Ниятләре тагын изгелек кылуда икән. Хатыны Бәрия ханымның (сүз уңаеннан, ул югары уку йортын тәмамлаганнан соң, “Татарстан” колхозында икъдисатчы булып эшләгән иде) Мәскәү шәһәрендә туганлашкан танышы, Апас районы Дәүләки авылы кешесе булып чыкты. Ул – Шәрәфетдин улы Габдехак, 1911 елда туып, 2006 елда инде гүр иясе. Габделхак абый гомере буе Мәскәүдә шофер булып эшләгән, үзлегеннән дин сабагын өйрәнеп, имам вазифасын да үтәгән. Кыскасы, ул белем алган һәм кулланган китаплар иясез калган. Галиевләр гаиләсе әлеге китапларны Апас музеена тапшырыга карар кылганнар. Китапларның берсе – Коръән тәфсире Казан телендә, беренче китап икенче мәртәбә Уфа губернасы Минзәлә өязендә басылып, имам вә мөдәррис Әсадулла әл- Хәмиди хезмәте, 1911 елда нәшер ителгән. Икенче зур китап – “Алты бармак” (1902 ел), өченчесе – “Мөхәммәдия китабы”, авторы - Мөхәммәд Сәләви (1908 ел), соңгысы кечкенәләр очен - “Сайланма хәдисләр” – Казанда Кәримовлар типографиясендә 1917 елда нәшер ителгән. Әлеге китапларны музейга тапшыру танатанасында китапханә, музей хезмәткәрләре һәм ирекле тамашачылар катнашты. Музей очен бу, бәяләүгә тиңдәшсез китаплар өчен, олы рәхмәтен директор Рамис Гусман улы җиткерде. Инде очрашуыбызны тәмам итәргә җыенганда, Әнсар әфәнде көтмәгәндә, музейга яңа карачкылар - Янутлар бүләк итте. Бу ул бүләк иткән аю, төлке, поши башы, тиеннәр, суер һәм башкаларның унберенче шундый бүләге.
- Синең бу изгелегеңә ничекләр җавап кайтарырбыз?,- дигән карашка ул: - Барысы да үсеп килүче балалар һәм яшүсмерләр өчен!,- дип җавап кайтарды. Мең рәхмәт бу изге йөрәкле затларга!!!
Рәмис Ногманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев