Апаста Яңа ел ялларында бер ир правасыз калган
Яңа ел яллары бар кешенең дә күңелле вакыйгалар белән генә истә калмый шул.
Бигрәк тә вакыйганың ахырын уйлый белмәүчеләр өчен борчулар алып килә ул. Бәйрәмнән соң руль артына утырып чыккан ир-ат Дәвеш урамында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторларына очраган. Аңа беркетмә төзелгән. Хәзер шофер кешегә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 ел җәяү йөрү яный. Юллар аек акыллы кешеләрне ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев