Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Күрше хакын хакласаң...Хикәя.(Дәвамы)

Кая барып бәрелергә дә белмичә бик озак утырды Бәдрия әби. Гыйбрәтле гомер юлын да тасвирлады.

Башыннан кичкәннәр чыннан да зур сабырлык сорый. Ничек чыдаган дип тә уйлап куясын. Түзә икән бит адәм йөрәге. Инде яңа замананың үзенә чит булган каршылыкларына да түзәргә тырыша бит әнә.
Әбинең кыз туганнары юк. Сеңелкәшләре туу белән чирләп, күзләрен дә ачмаган килеш вафат була барганнар. Ачлык-юклык чорында үзен дә чирләр сагалап кына торган. Гомере булгандыр инде, нинди генә авырлыклар күрсә дә, әби сиксәненче дистәгә якынлашып килә.

-12 яшемдә ат көтүе көтәргә чыктым. Чөнки җан асрарга кирәк иде. Әнием дә чирләп китте. Урын өстендә яткан чакларында төн йокламый саклап, аннан таң белән эшкә киткән чаклар да булды. Яшьлек безне тимер кебек нык булырга өйрәтте. Шулай да без таш йөрәкле булмадык. Кеше башына басып дөнья кумадык. Безнең буын бик аерыла шул, балам. Мөгаен, кыенлыклар күреп яшәгәнгәдер, - ди ул үзенчә нәтиҗә ясап.
-Алма кебек өзелеп төшәргә торган чагыбыз безнең дә бар иде. Без дә өзелеп ярлар сөйдек. Үзебез тиң күргән егетләр белән гаилә кордык. Бер оя булып яшәргә омтылдык, - дип тә өстәп куя.
Аннан әби тагын туктап кала һәм карашын еракка төби. Тагын -үзәгенә үткән вакыйгаларга туктала.
-Тормыш иптәшем Вәлиулла белән фермага эшкә кердек. Икебез бер эштә ярдәмләшеп эшләрбез, үз куышыбызны булдырырбыз дигән уртак максатыбыз да бар иде. Озак кына вакыт балабыз булмады. Олыгаеп барам дигәндә генә кызым туды. Ләкин бәхетебезгә түгәрәк булырга язмаган булып чыкты. Йортны салып бетерәбез дигәндә генә урман кисәргә киткән җиреннән Вәлиуллам хәлсезләнеп кайтты. Озак кына өйдә торып, тернәкләнә дигәндә генә ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Ялгыз башым эшенә дә бардым, кызымны да карадым, ирле йортлар кадәр үк булмаса да, өемне дә өлгертә алдым. Менә хәзер шул үз кулларым белән салган, инде үзем белән бергә олыгаеп, чүгеп барган йортымнан да куып чыгару, аны сату белән яныйлар. Үзем түгел, җаным елый, кызым, - ди ул.

Яшьли әнисен, аннан тормыш иптәшен югалткан Бәдрия соңгы өметен, терәген – яраткан бердәнбер кызын да югалткач бик озак аякка баса алмый. Менә шул көннәрендә күршеләре терәк булырга тырыша да инде аларга. Шул вакытта башланган дуслык әле кредитлар алып, бурычка батмасалар дәвамлы да булган булыр иде. Ләкин төп йортта әниләре янында яшәп калган яшь буын әбинең өметен акламый шул.
Бәдриянең кызы тормыш корырга да өлгерми кала. Бик яшьли, көтелмәгәндә, фаҗигале төстә гүр иясе булып куя. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, курсларда сатучылык серләренә төшенеп кибеткә эшкә урнаша. Караңгы көз аенда кич эштән кайтканда юлда машина бәреп китә аны. Ул караңгыда кызны күрүче булмый. Узып баручы юлаучылар күргәндә ярдәм итәргә инде соң була. Көн саен җәяүләп атлаган сукмагында аны явыз әҗәл көтеп тора. Гаепле кешенең исә бүгенге көнгә кадәр табылмавына да борчыла ана. “Нинди вөҗдан белән яшиләрдер. Килеп гафу сорасалар, хәлемне белсәләр дә ярый бит. Кызымның кире яныма кайтмаслыгын беләм. Язмышның бу сынавы белән дә килешергә тырышам. Ләкин бит гаепле арабызда йөри. Ул нинди күңел белән тормыш итәдер. Салкын йөрәкле кешеләр вөҗдан газабы кичерә белмиләрдер, күрәсең”, - ди ул.
Бәдрия әби нинди сәбәп белән килүен дә онытып, тыңлаучы булганда сөйләп калыйм әле дигәндәй сөйләде дә, сөйләде. Аннан тагын үзен төп башына утырткан күршеләрен исенә төшереп, ышаныч кәгазен кулына тотты.

-Яныңда киңәшер кешең булмагач, безнең кебек ярты белемле олыларны шулай итәләр инде менә. Кем янына барыйм соң инде, миңа кем булыша алыр икән, - дип куйды.
Әби инде шактый олы яшьтә. Андый зур күләмле акчаларны да гомерендә дә күргәне юк. Әгәр 18 яшендә булса да, бурычны 8 мең акчасы белән ул гомерендә дә түләп бетерә алмас иде. Суд та, башка башкарма органнар да Закон кушканча эш иткән. Банкка исә алган акчаны кем кайтарса да барыбер бугай. Вак-вак хәрефләр белән язылган юлларны укып кул куючылар отса да, арада әби кебекләр дә бихисап шул. Бу очракта, бары тик, күршеләренең вакытында аңнарына килеп, үз проблемаларын үзләре хәл итеп, әбигә картлык елларын күңел тынычлыгы белән яшәргә мөмкинлек бирсеннәр иде дип кенә теләп була. Ә башкаларга бу очрак гыйбрәт.

Әбинең эчке дөньясы ташкын булып тышка ургылды. Ул тынычланып калды. Тик бу бит вакытлыча гына. Йортына кайтып керү белән ул кабат исенә төшәчәк. Кибет яныннан узганда аның да тәмле комфет, җимеш һәм тәм-томнар сатып аласы киләчәк. Кабат чарасызлык, кабат язмышка үпкәләү, парлы чакларны сагыну һәм газиз баласын искә алулар белән озын төнне үткәреп, ул яңа көнгә аяк басачак. Ярый ла бит бу көн әйбәт хәбәр алып килсә...

Бәдрия әби сумкасын кулына алды да, теләр-теләмәс кенә кайтыр юлга кузгалды. Соңгы сүз итеп кабат: тагын кая керим, кемнән ярдәм сорап карыйм икән, диде. Бик кыен булса да, мин бу юлы да җавап бирә алмадым. Үземнең дә алдын-артын уйламыйча, яхшылык эшлим дип берничә кешегә поручитель булуымны искә төшердем дә, ирексездән башымны тоттым.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев