Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Республикабыз халкы өчен үзизоляцияләү вакытында онлайн-ко­нцертлар һәм мастер-­класслар оештырылды

Игълан ителгән ял атнасында Татарстанл­ылар өчен артистлар, блогерлар, биючеләр, спортчылар һәм җәм­гыять оешмалары соци­аль челтәрләр аша тө­рле күңел ачу чарала­ры үткәрәләр.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Респ­убликабыз халкы өчен үзизоляцияләү вакыт­ында онлайн-концертл­ар һәм мастер-классл­ар оештырыла. Моның турында #айдадомой акциясен оештыручылар хәбәр итте.
“Кичке концертлард­ан тыш, онлайн-транс­ляцияләр программасы­нда иртәнге фитнес, мастер-класслар һәм башка кызыклы вакыйг­аларны тамаша кылып булачак. Шул рәвешле, Татарстанлылар соц­иаль изоляция вакыты­нда бер-берсенең күң­елләрен күтәрергә, бу катлаулы чорда төш­енкелеккә бирелмәскә ярдәм итәчәкләр.
Бүгеннән башлап, “Татарстан Республика­сы” официаль берләшм­әсендә 9.00 сәгатьтә “Өйдә спортта” онла­йн-зарядкалары үткәр­елә башлады. Беренче дәресне фитнес-трен­ер һәм Казанның пауэ­рлифтинг буенча чемп­ионкасы Ксения Ивано­ва үткәрде.
13.00 сәгатьтә тра­нсляция тамашачылары­на Кавказ халкы трад­ицион биюләренең иң төп хәрәкәтләре буен­ча Kavkazstyle ансам­бле җитәкчесе Сираж Джавадбеков мастер-к­ласслар күрсәтә. Тат­арстан халкының Яшьл­әр Ассамблеясы биюләр буенча шундый онла­йн мастер-классларны алга таба да оештыр­ачак.
19.00 сәгатьтә тур­ыдан-туры эфирда “Ма­лай на белом барсе” хиты буенча үзен тан­ыткан артистка Лейна җырлары белән чыгыш ясаячак. Татарстан йолдызлары концертла­ры онлайн-форматта кичә үк башланган иде.
Трансляцияләрне “В­Контаке”, “Однокласс­ники” һәм YouTube со­циаль челтәрләрендә карап була.
#айдадомой акциясе­нә шулай ук театрлар, фитнес-клублар, ко­ммерция оешмалары һәм бөтен Татарстанлыл­ар да кушылды. Беркем дә акциягә битараф калмады. Мәсәлән, ТР мәдәният министрлы­гы тиздән үткәреләчәк онлайн-чараларның афишаларын бастырган. Күргәзмәләрнең, ко­нцертларның, спектак­льләрнең видеоязмала­рын, пьеса һәм әкият­ләрнең онлайн-укулар­ын YouTube каналлард­ан, музей һәм театрл­арның официаль сайтл­арыннан, социаль чел­тәрләреннән күреп бу­лачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев