Рөстәм Миңнеханов дәүләт хакимияте органнарына гражданнарны кабул итүне гадәти режимда алып барырга кушты
Республикада коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле 15 апрельгә кадәр санитар¬-эпидемиологик режим кертелде.
Рөстәм Миңнеханов Министрлыклар, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр вәкилләренә гражданнарны кабул итүне штатлы режимда алып барырга кушты.
“ Республикада беркем дә дәүләт хакимият органнарына мөрәҗәгать итә алмыйча калырга тиеш түгел”. – диде ул традицион шимбә киңәшмәсендә.
- Санитар¬-эпидемиологик вәзгыять кертелү сәбәпле эшнең сүлпәнәюенә юл куярга ярамый, - дип белдерде Прездидент.
Шулай ук Президент урындагы җитәкчеләргә җирлекләрдәге кибетләрдә, друханәләрдә булып, тиешле продукция белән тәэмин ителешен, аның бәясен күз уңында тотарга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев