Сезне алдауның мең дә бер ысулын белүчеләр кармагына капмагыз
Район полициясе тикшерүчесе, юстиция өлкән лейтенанты Ринат Паймурзин эш сейфында бүген апаслыларны телефон аша алдаучы мошенникларга кагылышлы уннан артык эш исәпләнә
-Без 2014 ел ахырыннан башлап бүгенгә зыян күрүчеләрдән кергән берничә гаризаның кыскача эчтәлеген сезгә дә җиткерергә булдык. Телефон мошенниклары төрле схема буенча эшләсә дә алдануның нигезе-беркатлылык, кешеләргә артык ышанучан булу-караклар шуңа исәп тота, ота һәм сезне бик җиңел алдый,-ди тикшерүче.
-Мондый төр җинаятьләр бик авыр һәм озак ачыла торган төркемгә керә,-дип сүзгә кушыла район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов. -Мошенниклар бик көчле психологик адымнарга бара, сайлаган корбанын ышандырырлык итеп басым ясый. “Электрон банк”, мобиль элемтә, Интернет нечкәлекләрен һәм чиксез мөмкинлекләрен дә бик яхшы беләләр алар. Ачылган җинаятьләр күрсәткәнчә, алар читтән торып акча урлауның мең дә бер ысулын яхшы “ятлаган”, кайберләре бу җинаятьне кылган вакытта ирегеннән мәрхүм ителеп, төрмә-колониядә утырган. Россия күләмендә бу төр җинаятләрнең якынча ун проценты гына ачыла әле. Чөнки төп өстенлек әлегә алданучының пин-код, сим-карта, электрон банк мәгълүматларын кулга төшергән кыек куллы адәмнәрдә. Алар кулланган телефон, банктагы электрон исәп номерлары да ялган булуы сер түгел. Контрафакт сим-карталарны әлегә теләсә кайда, теләсә кемнән сатып алу мөмкинлеге саклана. Закон чыгаручылар моңа чик куячак, әлбәттә... Тик әлегә Сахалиннан Апаска чыгып телефон, Интернет аша акча урлаучылар эзенә төшүе бик авыр, алар бик тиз эзләрен суыта, юкка чыга. Урланган, кемдер югалткан телефон, банк картасын да алар бик оста итеп файдалана. Законнар катгыйлана һәм бу төр җинаятьләргә чик барыбер куелачак, әлбәттә, тик моңа да вакыт кирәк...
Шулай итеп, башладык:
-2014 елның 23-25 декабрендә район үзәгендә яшәүче П. ның мобиль банк мәглүматларын кулына төшергән берәү аның банктагы электрон исәптә сакланган 8988 сум акчасын үз исәбенә күчертүгә ирешә. Бу бик тә киң таралган гади алдау схемасы-банктагы электрон исәп телефон абонент номерына бәйле, моны белү өчен берничә мәгълүмат һәм санның туры килүе җитә, диләр белгечләр. Зыян күрүче як бу вакыйгадан соң бер ел үткәч, 12 августта гына хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә...
-2015 елның 18 декабрендә апаслы С. Интернетка кушылган кесә телефоны аша бик арзанга телевизор сатылу хәбәрен укып, сатучы белән элемтәгә чыга. Алданып, банка картасы пин-кодларын да әйтә. 8504 сум акчасын ул әйткән электрон исәпкә күчергәч, сатучы телефонны алмый башлый...
-2016 елның 22 январенда берәү район үзәгендә яшәүче Р. га кичке җидедә “Мин полициягә эләктем, котылу өчен 250 мең сум акча сорыйлар, коткар...” дип ялвара. Имештер, аның янында булган полиция хезмәткәре дә “сөйләшә” корбан итеп сайланган беркатлы Р. белән. Мондый агрессив психологик прессинг-басымнан югалып калган Р. “туганының” үзе, якыннарына элемтәгә чыгу, хокук сакчыларына бу хакта хәбәр итү турында уйлап та карамыйча, тегеләр күрсәткән исәпкә соралган сумма-төп-төгәл 250000 сум акчасын күчерә...
-2016 елның 19 февралендә 10.50-12.30 сәгатьләрдә тагын бер телефон мошеннигы апаслы К. ның ышанычын яулап, аның банктагы электрон исәбеннән 6800 сум акчасын үз исеменә күчертеп юкка чыга. Тәртибен тәфсилләп аңлатып, саннары да үзе үк әйтеп тора, К. исә бернидән шикләнмичә аныңча эшли...
-Шул ук елның 4 маенда 10.37-10.44 сәгатьтә билгесез берәү апаслы Г. белән элемтәгә чыгып, шулай ук аны ышандырырлык итеп алдый һәм бик җиңел генә Г. ның банк пластик картасыннан 8080 сум акчасын үзенеке итүгә ирешә...
-2016 елның 12 октябрендә тагын шундый ук хәл: билгесез зат апаслы Г. ның ышанычын яулап, корбанының электрон исәбеннән 8138 сум акчасын үзләштерә...
-2016 елның 27 октябрендә 18.18 сәгатьтә Интернетта “В Контакте” социаль челтәрдә теркәлгән билгесез зат Каратунда яшәүче Х. ның 9000 сум акчасын урлый. Моның өчен ул электрон qiwi-кошелек сайтын файдалана...
-2017 елның 28 мартында кичке алтыда билгесез берәү апаслы М. ның банкта электрон исәптә сакланган 14500 сум акчасын үз исәбенә күчертә дә Интернет дәрьясында юк була....
-2017 елның 2 апрелендә тагын бер апаслы-Г. шушы ук банкта электрон исәп-пластик картасында сакланган 57126 сум акчасыннан колак кага. Алдану схемасы шул ук-беркатлылык, артык ышанучанлык. Мондыйларны мошенниклар тавыш тембры, сөйләшү рәвешеннән үк бик тиз исәпләп чыгара...
-2017 елның 6 июлендә билгесез зат апаслы Х. ның ышанычын яулап, аның электрон банкта сакланган 66267 сум 50 тиенлек акчасын үзенә күчертеп юкка чыга...
-2017 елның 15 июлендә 13.34 сәгатьтә бер мошенник апаслы К. ның электрон исәбеннән 1600 сум акчасын үзенеке итүгә ирешә...
-2017 елның 18-20 сентябрендә районның бер авыл хуҗалыгы предприятесенең банктагы электрон исәбеннән күчерелгән 35000 сум акча серле рәвештә юкка чыга...
Инде быелгы хронология:
-2018 елның 15 январендә 09.30-16.00 сәгатьләрдә апаслы Л. ның электрон исәбеннән билгесез зат 9400 сум акчасын үзенеке итүгә ирешә....
-2018 елның 15-17 апрелендә апаслы Ф. ны да алдыйлар. Башын тәмам бутап, бер исәптән икенче исәпкә күчертеп, аның 22848 сум акчасына башка билгесез затлар хуҗа була...
-2018 елның 6 июлендә 13.00-18.00 сәгатьләрдә апаслы А. да алдана. Аның белән бер билгесез зат телефоннан элемтәгә керә, ышанычын яулый. Мошенниклар ятмәсенә капкан А. тегенең телефон абонент номерына 20000 сум акчасын күчереп, хәләл малыннан колак кага...
-2018 елның 2 июлендә 17.00-18.00 сәгатләрдә апаслы К. сату-алуны электрон юл белән генә башкарам дип, 108203 сум 31 тиен акчасын ничек югалтканын сизми дә кала. Артык белдеклелек, тиз ышанучанлыкның ахыры менә шундый...
-2018 елның 22-23 маенда райондагы бер предприятие электрон исәбеннән 656000 сум акча билгесез затлар тарафыннан үзләштерелә. Мошенниклар бу юлы ерак Екатеринбургтагы бер оешмага электрон рәвештә акча күчерү схемасын файдалана...
-Быелгы соңгы алдану очрагы 4 августның кичке 18.00-21.00 сәгатьләргә туры килә. Апаслы И. ның ышанычын яулап, билгесез зат аның банкта электрон исәптә сакланган 31500 сум акчасына ия була...
-Апас районының К. авылында яшәүче И. чит кешенең электрон банк исәбен алдау юлы белән кулына төшерә һәм аның 25 мең сум акчасына хуҗа була. Акчаны ул банкта, чын пластик карта хуҗасында шик тумасын өчен аз-азлап урлый...
Менә шундый күңелсез, гыйбрәтле исемлек, хөрмәтле укучым.
Ринат Паймурзин менә тагын нәрсәләрне сезнең игътибарга җиткерә:
-Беркайчан да банкоматтан акча алганда, пин-код җыйганда клавиатураны башкаларга күрсәтмәгез, башка берәүдән дә “мин белмим” дип, аларны җыйдырмагыз.
-Беркайчан да чит-ятларга электрон банк пластик картасының үзен биреп тормагыз, пин-кодын, карта номерын телдән дә, язмача да, телефоннан да әйтмәгез. Шулай ук хәзер мошенниклар кешенең анкета мәгълүматлары-туган елыгыз, көне-ае, ИНН саннарын, гомумән, паспортта гына күрсәтелүче мәгълүматларны да оста итеп куллана. Аларны чит-ятларга бирмәгез.
Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Энҗе Садретдинова аңа кушылып, мондый киңәшләр бирде:
--Телефоныгызга ят номерлардан килә торган СМС-хәбәрләрне ачканда һәм аңа җавап биргәндә бик тә игътибарлы һәм сак булыгыз. Бу чакта яныгызда аның тәртибен яхшы белүче туганыгыз булса, тагын да яхшырак.
-Беркайчан да сезнең туганыгыз исеменнән, яки аның тавышына охшатып, “мин кулга эләктем, авария ясадым, әйбер урлап тотылдым...” дип шалтыратып, ярдәм сораучыларга беркатлыланып ышанмагыз, җавап биргәнче элемтәгезне өзеп, башка туганнарыгызга, шул кешенең үзенә шалтыратыгыз. Шикләрегез калса, җирле полициягә, участок инспекторыгызга хәбәр итеп, аның дөреслеген тикшерегез.
-Сезне төрлечә куркытып, шик тудыручыларның ятьмәсенә капмас өчен тынычлыгыгызны югалмагыз. Нык булыгыз, үзегезнең телефон мошенникларыннан өстен, ихтыяр көчегезнең югары булуын онытмагыз!
-Быел 8 айда менә шундый телефон мошенниклары 12 тапкыр төрле схемалар кулланып, апаслыларның банк электрон пластик карталарыннан 1 миллион сумнан артык күләмендә акчаларын урлады. Хәзер алар банк хезмәткәре булып кыланып, “сезнең банк картасы блокировкаланган, аны яңадан эшләтеп җибәрү өчен шундый-шундый мәгълүматлар кирәк, хәбәрегезне алуга картагызның блокировкасы алыначак.”, дип тә элемтәгә чыгарга мөмкин. Онытмагыз, банк пластик карточкагызның арт ягында сезнең белән хезмәттәшлек итүче банкның “кайнар телефон линия” сенең 3 санлы коды бар. Шуның буенча шалтыратып, бу хәбәрнең дөреслеген тикшереп карагыз. Банкның, аның хезмәткәренең сезгә беркайчан да мондый СМС юлларга хакы һәм техник мөмкинлеге юк!
-Телефон мошенниклары хәзер “көзгеле сайт” алдау ысулын куллана башлады. Чын сайттан аермалы буларак, аның язылышында сызык-дефис, нокта символы, урнашуы башкачарак, үзгәртелгән була, нәтиҗәдә сез банкомат аша, яки телефондагы электрон кошелек аша күчергән акча аның исәбенә кереп югала.
-Банк терминалына акча салганда, электрон юл белән башка исәпкә акчагызны күчергәндә мошенниклар төрле белдерүләр электрон тактасы, сайт-платформалар, ялган килешү, квитанция, бланк формулярларын да кулланырга мөмкин. Шуңа да бу операцияне башлар алдыннан банкның куркынычсызлык хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.
Хокук сакчылары киңәшләрен беркайчан да онытмагыз. Мондый төр мошенниклар ятмәсенә беркайчан да капмагыз!
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев