Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

“Зур өмет һәм ышаныч белән килдем сайлауга”

Апас эчендә референдум гөрли, төрле яктан музыка тавышы килә, бар халык сайлау участокларына агыла.

Шул халыкка ияреп без дә юлны тоттык хәрби комиссариат бинасында урнашкан 878 номерлы сайлау участогына. Монда инде кеше гөрли: кемдер чәй табыны артында, кемдер күптән күрмәгән танышы белән аралаша. Гөлнара Галиәкбәрова чыңлы тавышы белән халыкны үзенә караткан иде. Гомумән әйткәндә халыкның кәефе күтәренке. 
Хадиевлар әлеге референдумга гаиләләре белән бергә килгәннәр. “Безнең сайлауларны калдырганыбыз юк, һәрвакыт гаилә белән килергә тырышабыз. Кабул ителәчәк сорауларга үз өлешебезне кертәбез. Районда эшләнгән эшләр белән бик канәгать”, - диләр алар. 
Шулай ук күп еллар тәрбияче булып эшләгән Фирдәвес Шигапованы да очраттык. Ул: “шушы 86 яшемдә зур өмет һәм ышаныч белән килдем. Йортларыбыз әйбәт, газлар һәм сулар кергән, шып-шыма юллардан йөрибез. Ә мин бит әле юллар булмаган вакытларны да хәтерлим. Алга таба да республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын дигән теләктә калам”, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев