Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

“Аҗаган” китергән уңыш

Апас урта мәктәбенең Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге "Ватанның яшь патриотлары" клубында шөгыльләнүче укучылар республикакүләм "Аҗаган" бәйгесенең финалында катнашып, мактанырлык нәтиҗәләр белән кайттылар. Алар әлеге хәрби-патриотик уенның финал ярышына чакыру алган 14 команда һәм 130 бала арасында иң-иңнәр рәтендә булдылар. Җитәкчеләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марсель Хикмәтов белдергәнчә, "Ватанның яшь патриотлары" клубында...

Апас урта мәктәбенең Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге "Ватанның яшь патриотлары" клубында шөгыльләнүче укучылар республикакүләм "Аҗаган" бәйгесенең финалында катнашып, мактанырлык нәтиҗәләр белән кайттылар. Алар әлеге хәрби-патриотик уенның финал ярышына чакыру алган 14 команда һәм 130 бала арасында иң-иңнәр рәтендә булдылар.

Җитәкчеләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марсель Хикмәтов белдергәнчә, "Ватанның яшь патриотлары" клубында физик яктан көчле, җитез, актив егет-кызлар шөгыльләнә. Алар төрле күнекмәләр аша көчләрен тагын да арттыралар, белемнәрен ныгыталар һәм бәйгеләрдә югалып калмыйча, уңышлы чыгыш ясыйлар. Мисал өчен, Алинә Зәйнетдинова "Аҗаган"да "Иң яхшы командир" исемен яулады. Әлеге номинациядә бары тик бер генә урын бирелде һәм аңа Алинә лаек булды. Раил Зәйнетдинов исә ике номинациядә беренче урынны алды. "Төз ату" һәм "Снайпер" бәйгеләрендә аңа тиңнәр булмады. Автомат сүтеп җыюда да беренчелек Апас егетләре кулында. Ранис Зыятдинов Калашников автоматын иң оста сүтеп-җыючы булып танылды. Команда автомат сүтеп-җыю һәм төз атуда икенче урынга чыкты.

Егетләр район данын лаеклы якладылар һәм Дипломнар, бүләкләр белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев