Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас – төзелешләр башкаласы

Районга эшлекле сәфәр белән ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе Рәшид Нуруллин килде. Ул район башлыгы Р.Н. Заһидуллин белән очрашты һәм райондагы төзелеш барган урыннар белән якыннан танышты.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе Рәшид Нуруллин район башлыгы белән берлектә эшлекле сәфәрне Апас үзәгендә төзелүче "Алтын алка" боз сараеннан башлады. Биредә эшнең үтәлеше, сыйфаты һәм барышы белән танышты. Делегация әгъзалары иң мөһим объектларның берсе - Борнаш авылындагы яңа төзелүче мәктәптә дә булдылар. Алар яңа уку елына мәктәпнең хәзерлеге белән таныштылар һәм эшнең сыйфатына югары бәя бирделәр. Багыш авылында яңа төзелүче мәдәният йорты да эшлекле сәфәр вакытында күз уңында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев