Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Балачакның татлы мизгелләре Күңелләрдә мәңге калачак

Сабан туе мәйданында, һәр ел саен, 1 июнь - балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан, сабыйлар өчен махсус Сабан туе үткәрү, мөгаен, Апаста гынадыр. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Биредә барлыгы 2 меңнән артык бала катнашты. Аларны әти-әниләре һәм укытучылары озата килде. Бу көнне...

Сабан туе мәйданында, һәр ел саен, 1 июнь - балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан, сабыйлар өчен махсус Сабан туе үткәрү, мөгаен, Апаста гынадыр. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Биредә барлыгы 2 меңнән артык бала катнашты. Аларны әти-әниләре һәм укытучылары озата килде.

Бу көнне барысы да балалар өчен булды. Районда яшәүче милләтләр дуслыгын чагылдырган, милли киемнәрдән киенгән мәктәп коллективлары ипи-тоз, чәкчәк белән һәр килүчене каршы алып тордылар. Ә мәйдан уен-көлке, җыр-моң, төрле тамашадан, балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Бизәүле атлар бәйрәмчә киенгән балаларны мәйданга алып керде.

Балаларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан Педагогика һәм психология институты җитәкчесе Айдар Кәлимуллин һәм районыбызның барлык тармак җитәкче-белгечләре килде.

- Бөтен тудырылган матурлык, уңай шартлар фәкать сезнең өчен, балалар! Кайда гына булсагыз да, Апасның данын лаеклы яклагыз, туры юлдан тайпылмагыз. Безнең киләчәк сезнең кулларда, - диде район башлыгы.

Кайтучы кунак, депутатыбыз Илшат Гафуров чыгышы да бик үтемле булды. Ул хезмәтен, туган халкын, балаларны чын күңелдән сөйгән кеше генә мондый бәйрәмнәр оештырырга сәләтле булуын билгеләп үтте. - Бу кадәр баланы бергә җыйган мәйданны мин беренче тапкыр күрәм һәм башымны иеп рәхмәт әйтәм, - диде ул.

Җәйге каникуллар башланып киткән көннәрдә оештырылган бу бәйрәм, күңел ачулар белән беррәттән, киң профилактика чараларын да үз эченә алган иде. Районның янгыннан саклау гарнизоны җитәкчесе Руслан Ромачков һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев хәвефсезлек кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерделәр. Ә янгын сүндерү бүлеге коллективы судан бәйрәм салюты әзерләгән иде. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Мәйдан тутырып быел беренче сыйныфка укырга керүче нәниләр атлады. Аларга "Свияга" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырды. Бу 176 баланы 13 алтын һәм 2 көмеш медальгә дәгъва кылучы чыгарылыш класс укучылары озатып йөрде. Шулай ук быел укырга керүче ике балага район башлыгы тарафыннан 10ар мең сумлык кием-салым бирелде. Бу көнне 62 ятим бала һәм россиякүләм, республикакүләм бәйгеләрдә призлы урыннар алган 50 укучы өенә бүләкләр белән кайтты.

Башка еллардан үзгә буларак, быел мәйданда татар халык кәсепләре фрагментлары да күрсәтелде. Биредә чабата, мөрге үрү, шәл бәйләү, тимерчелек эше кебек борынгы күренешләрне тамаша кылырга мөмкин иде. Теләгән кеше ат чабышын күзәтте, велосипедчыларга, роликлы тимераякларда узышучыларга көч биреп торды, кемдер асфальтка рәсем ясады, сабын куыкчыклары очырды, шашка-шахмат уйнады, кемнәрдер батутта сикерде, кәмит әйләнде, таганда атынды. Ә нәни колынчыгын иярткән пони яныннан балалар бер дә китеп тормадылар. Бәйрәмнең иң кызыклы мизгеле - көрәш булды. Иң төп приз - ноутбукны Апас егете Раил Фәхретдинов алды. Балалар өчен ашау-эчү оештырылды, кайнар чәй, коймаклар тәкъдим ителде. Сатуда нинди генә уенчыклар, тәм-томнар юк иде. Бәйрәм дәвамында балаларның күзләрендә нур, йөзләрендә бәхет чаткысы, иреннәрендә елмаю булды. Балачакның Сабантуй бәйрәмендәге бәхетле мизгелләре алга таба да дәвамлы булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар сабан туе