Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык

Апаста зират өстен чистарту буенча зур күләмле өмә оештырылды. Биредә мәчет картлары, өлкәннәр, оешма-предприятие хезмәткәрләре - барлыгы 200гә якын кеше катнашты.

Мондый изге, саваплы гамәлләр районда матур традициягә әйләнде. Бу юлы да халык эшкә җаваплы карап, бердәм һәм күмәк рәвештә кушылды. Зират өсте чүп-чардан, корыган һәм урынсыз үсеп утырган агачлардан, үләннәрдән арындырылды. Чүп-чарлар машиналарга төялеп, каты көнкүреш калдыклары полигонына түгелде. Апас урта мәктәбе, район электр элемтәсе челтәре, аграр көллият коллективы һәм шәхси кешеләр дә техника белән тәэмин иттеләр. Марс Мингазиев, Вахит Хәйретдинов, Рәмис Галиуллин, Рәис Зәйнетдинов, Илдар Нургалиев зират өстен корыган, картайган агачлардан чистарту, үләнен чабуда аеруча зур өлеш керттеләр. Өмәчеләр арасында яшьләрнең күп булуы мәчет картлары күңеленә аеруча хуш килде. "Буыннар чылбыры өзелмәсен, мондый изге өмәләргә барудан читләшүчеләр, эш барышын ишек ярыгы, тәрәзәдән генә карап калучылар булмасын иде", - диделәр алар. Өлкәннәр һәм оештыручылар тарафыннан мондый өмәләрне атнага ике тапкыр үткәрергә кирәк дигән фикер әйтелде.

Зират өсләре, каберлек эчләре, аның тирә-юне чиста булса, арабыздан киткән якыннарыбызның, райондашларыбызның да рухы шат булыр. Изге эштән читтә калмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев