Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Сыйлы көнең сыер белән, сөт, каймак һәм май белән

Иске Йомралы бүлекчәсенең сөтчелек фермасында югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Хезмәт итү өчен биредә барлык шартлар да бар. Тиешенчә төзекләндерелгән, чиста тораклар, азык муллыгы күп сөт алуга этәргеч бирә. Башка бүлекчә савымчыларыннан аермалы буларак, монда дистә еллар дәвамында гаиләләре белән эшләүчеләр күп. Зөлфия һәм Рәмис Фәтхуллиннар әнә шундыйлардан. Алар үз группаларында,...

Иске Йомралы бүлекчәсенең сөтчелек фермасында югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Хезмәт итү өчен биредә барлык шартлар да бар. Тиешенчә төзекләндерелгән, чиста тораклар, азык муллыгы күп сөт алуга этәргеч бирә. Башка бүлекчә савымчыларыннан аермалы буларак, монда дистә еллар дәвамында гаиләләре белән эшләүчеләр күп. Зөлфия һәм Рәмис Фәтхуллиннар әнә шундыйлардан. Алар үз группаларында, икесенә 100 сыер тәрбияләп, 1 сыердан тәүлегенә 13 кг-нан артык сөт савалар. Зөлфиянең фермага эшкә килүенә 33 ел, шуның 8 елын дуңгызчылык тармагында хезмәт итә. Авыр хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, ул бик күп Рәхмәт хатларына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була, Сабан туйларында хөрмәтләнә. Рәмис язгы-көзге кыр эшләре чорында тракторга утырып, туган авылы кырларын иңли. "Бу үрнәк гаилә коллективыбызның горурлыгы, аларга һәрчак таянырга һәм ышанырга була", - ди ферма мөдире Рәүфә Хәерова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма зима на ферме