Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

СЕССИЯДӘ – КӨНҮЗӘК МӘСЬӘЛӘЛӘР

27 мартта район хакимиятенең утырышлар залында район Советының чираттан тыш сессиясе узды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, җитәкче-белгечләр, район прокуроры, судья һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе катнашты. Көн тәртибе өч өлештән тора иде. Иң элек Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗановның лаеклы ялга чыгу сәбәпле вазыйфаларыннан азат итү...

27 мартта район хакимиятенең утырышлар залында район Советының чираттан тыш сессиясе узды. Сессия эшендә район Советы депутатлары, җитәкче-белгечләр, район прокуроры, судья һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе катнашты. Көн тәртибе өч өлештән тора иде. Иң элек Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗановның лаеклы ялга чыгу сәбәпле вазыйфаларыннан азат итү турындагы гаризасы каралды. Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рәшид Заһидуллин Фердинат Әхмәтҗановның хезмәтенә югары бәя бирде. Аның җаваплы, таләпчән, тынгысыз хезмәткәр булуына басым ясады. Районда аның башлангычы белән башкарылган социаль эшләр шактый. Фердинат Әхмәтҗанов озак еллык, намуслы хезмәте, социаль-икътисади үсешкә керткән саллы өлеше өчен күптән түгел генә ТР Президентының Рәхмәт хатына да лаек булды. Икенче көн тәртибендә Апас муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында иде. Әлеге конкурс шартлары хакында хәбәр "Йолдыз"("Звезда") газетасының киләсе санында басылып чыгачак. Өченче көн тәртибендә төрле мәсьәләләр хакында сүз булды. Язгы ташуга алдан ук әзер тору, чисталык икеайлыгы, Җәйге Универсиадага әзерлек хакында җитди сөйләшенде. Шулай ук ОДН буенча җаваплы кешеләр билгеләнде.

Сессия эшлекле шартларда узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия