Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Уңган кеше шул булыр: хезмәт көне мең булыр

ООО СХП "Зөя" берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсе тракторчысы Наил Мингалиев районның иң тырыш, иң уңган хезмәтчәннәренең берсе. Ул "Фенд" тракторы белән ел әйләнәсе кырлар иңли: язын да, җәен дә, көзен дә мул уңыш җыеп алу өчен туфрак эшкәртү эшенә зур өлеш кертә. Аның көче белән бүгенге көнгә 2853 гектар җир сукаланган....

ООО СХП "Зөя" берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсе тракторчысы Наил Мингалиев районның иң тырыш, иң уңган хезмәтчәннәренең берсе. Ул "Фенд" тракторы белән ел әйләнәсе кырлар иңли: язын да, җәен дә, көзен дә мул уңыш җыеп алу өчен туфрак эшкәртү эшенә зур өлеш кертә. Аның көче белән бүгенге көнгә 2853 гектар җир сукаланган. 34 еллык механизаторлык стажы булган Наил Мингалиев нинди генә техникада эшләсә дә, сер бирми. Ул иярләгән "тимер ат" һәрчак төзек, һәрчак хезмәттә, һәрчак кырда.

Хезмәттә макталган, данланган ир гаиләсендә дә кайгыртучан хуҗа, мәрхәмәтле ул, үрнәк әти, эшчән тормыш иптәше. Бүген ул өлкән яшьтәге әнисенең хәер-фатихасында яши һәм эшли. Балаларын да үз үрнәгендә тәрбияләгән. Уллары Раил белән Рамил җир эшен белеп, әтиләре янында хезмәт чыныгуы алып үскәннәр. Башлангыч сыйныф укытучысы Рузилә дә аның төп терәге.

Алдынгы механизатор Наил Мингалиев бүгенге тормышыннан канәгать. "Хезмәтне бәялиләр, тырышлыкны күрәләр, хезмәт хакларын алып барабыз", - ди ул. Эшле кеше - ашлы кеше дип юкка гына әйтмиләр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: на полях