Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Универсиада стадионы төзелүгә Апаслар да өлеш кертә

Башкаланың ХХVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасының ачылу һәм ябылу тантаналары узачак футбол стадионында кызу төзелеш эшләре бара. Биредә Апас районы халкы да саллы өлеш кертә. Иртә таңнан автобуслар Казанга кузгала. Һәрбер җитәкче, һәрбер коллектив бердәм рәвештә бара һәм эшли. Соңгы көннәрдә эш кызганнан-кыза бара. Стадион кырмыска оясын хәтерләтә: кемдер себерә, кемдер...

Башкаланың ХХVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасының ачылу һәм ябылу тантаналары узачак футбол стадионында кызу төзелеш эшләре бара. Биредә Апас районы халкы да саллы өлеш кертә. Иртә таңнан автобуслар Казанга кузгала. Һәрбер җитәкче, һәрбер коллектив бердәм рәвештә бара һәм эшли.

Соңгы көннәрдә эш кызганнан-кыза бара. Стадион кырмыска оясын хәтерләтә: кемдер себерә, кемдер юа, кемдер кирпеч, ком, су ташый. Гомумән, тик кенә торган кеше юк. Атна дәвамында районнан көн саен 100дән артык кеше стадион төзүдә ярдәм итте. Ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә төрле рангтагы җитәкче һәм хезмәткәрләр - барлыгы 500дән артык кеше үз өлешен кертергә барды һәм республикабыз җитәкчелегеннән җылы рәхмәт сүзләре ишетте. "Безнең ялыбыз дип тормадылар, хезмәт коллективлары бердәм төстә бардылар, төзелешнең мөһимлеген аңлап, җиң сызганып эшләделәр, рәхмәт", - ди район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова.

Чыннан да, республикабыз өчен Универсиада - тарихи вакыйга. Аны үткәрү хокукын яулау җиңел генә һәм теләсә-кемгә бирелми. Бөтен җир шарыннан киләчәк спортчылар, кунаклар алдында йөзебез ак, Татарстан һәрчак башлап йөрүче һәм үрнәк республика рәтендә булырга тиеш. Ә моның өчен һәркемнең өлеше сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада 2013 Казань Арена