Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Универсиаданың Эстафета уты Апаста!

Район халкы зарыгып һәм зур вакыйга буларак көтеп алган чын бәйрәм - Казан Универсиадасы уты Апаска программа-графикның һәр минутын төгәл үтәп, 3 июльдә иртәнге сәгать 9га килеп җитте. Буа белән Апас районнары чигендә Универсиада утын озатып һәм саклап йөрүчеләрне махсус делегация каршы алды. Бу колонна составындагы егетләр шул арада район...

Район халкы зарыгып һәм зур вакыйга буларак көтеп алган чын бәйрәм - Казан Универсиадасы уты Апаска программа-графикның һәр минутын төгәл үтәп, 3 июльдә иртәнге сәгать 9га килеп җитте. Буа белән Апас районнары чигендә Универсиада утын озатып һәм саклап йөрүчеләрне махсус делегация каршы алды. Бу колонна составындагы егетләр шул арада район үзәк мәйданын тантанага әзерләп куйдылар. Казан Универсиадасын истәлекле һәм лаеклы каршылау максатыннан район мәгариф бүлеге мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында махсус иҗади конкурс игълан иткән иде. Үзәк аллея аша үтүче, Универсиада утын каршылау тантанасына килүче апаслылар һәм күпсанлы кунаклар аларны сокланып карадылар.

Истәлекле вакыйга "Алтын Алка" Боз Сарае янында башланып китте. Махсус капсула белән 351нче көн Россиянең меңләгән чакрымнарын гизеп килгән Универсиада утын муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм ТРның Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Тимур Акчурин, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин кабул итеп алдылар. Көчле алкышлар астында махсус эстафета факелы кабызылгач, беренче дистанцияне Рафис Хәбибуллин башлап җибәрде. Районның иң көчле яшь һәм ветеран спортчылары район үзәге урамнарын тутырып Универсиада утын каршыларга җыелган бар халыкка онытылмаслык манзара бүләк итте. Эстафета-финиш сызыгына килеп җиткәч, факел район башлыгы Рәшид Заһидуллин бирелде. Ул көчле алкышлар астында, җыр-биюле үзәк мәйданга үтте. Шуннан соң эстафетада катнашучы 18 кеше дә мәдәният йорты каршында бу чарага махсус корылган сәхнәгә чакырылды. Тәбрикләү сүзендә район башлыгы апаслыларны тарихи вакыйга белән котлады.

- Апас тарихына алтын хәрефләр белән язылачак бу көн һәркайсыбыз өчен истәлекле булыр дип уйлыйм. Районыбызда яшь, көчле спортчылар күп. Һәм алар арасында Универсиада, хәтта Олимпия уеннарында Апас данын лаеклы якларлык якташларыбыз да булсын иде, - диде.

Эстафета уты янәшәсендә истәлеккә фотога һәм видеога төшүчеләр бихисап күп иде. Чыннан да, апаслылар, кунаклар 3 июльдә бик истәлекле һәм тарихи вакыйга шаһиты булдылар һәм анда бик теләп катнаштылар. Шуннан соң Эстафета утын озатып йөрүче колонна Каратунга юл алды. Биредә кыска вакытлы очрашудан соң, Апас районы эшлекле делегациясе кунакларны күрше Кайбыч районы чигенә кадәр озатып калды.

Гүзәл Хилавиева,

Гөлзада Гатауллина,

Ришат Җамалиев,

Ләйлә Шиһабиева.

Айрат Әминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада 2013 огонь универсиады Эстафета огня