Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас гөрләп торырга тиеш

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка министрлык вәкилләре килде. Ул яңа төзелгән "Алтын алка" Боз сараен ачу тантанасында катнашты һәм район мәдәният йортында халык активы белән очрашты. "Апаста уңай үзгәрешләр күзәтелә, тормыш итү өчен уңайлылыклар күп. Район барлык максатчан программаларны да үтәп бара. Юллар салыну,...

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка министрлык вәкилләре килде. Ул яңа төзелгән "Алтын алка" Боз сараен ачу тантанасында катнашты һәм район мәдәният йортында халык активы белән очрашты. "Апаста уңай үзгәрешләр күзәтелә, тормыш итү өчен уңайлылыклар күп. Район барлык максатчан программаларны да үтәп бара. Юллар салыну, мәктәпләр, мәдәният учаклары, спорт комплекслары төзелү яшьләрне авылда калдыру өчен менә дигән чара. Эш урыннары бар, яшәү шартлары уңай икән, димәк, киләчәк тә ышанычлы", - диде республика башлыгы.

Республика кунакларын район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм озатып йөрде.

Язманы тулырак газетабызның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит президента Миннеханов в Апастове