Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Барыбыз да сак булсак иде!

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау һәм янгынчыларга ярдәм итү максатыннан, 2011-2012 елларда 100нче Федераль Закон һәм 48нче номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм район башлыгы ярдәме белән Апас районы җирлегендә 17 ирекле янгын сүндерү төркеме булдырылды. Алар янгын сүндерү техникасы белән тәэмин ителделәр. 20 ирекле янгын сүндерү...

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау һәм янгынчыларга ярдәм итү максатыннан, 2011-2012 елларда 100нче Федераль Закон һәм 48нче номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм район башлыгы ярдәме белән Апас районы җирлегендә 17 ирекле янгын сүндерү төркеме булдырылды. Алар янгын сүндерү техникасы белән тәэмин ителделәр. 20 ирекле янгын сүндерү дружинасы да оештырылды. Аларда 245 кеше хезмәт итәргә теләк белдерде. Шул хисаптан аграр көллияттә бер дружина уңышлы гына эшләп килә. Биредә кыю, сәләтле 20 егет катнаша. Шулай ук аграр көллият базасында "Яшь коткаручы" дип исемләнгән ирекле янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм волонтерлар клубы да оешты. Аларның эш планнары төзелде, максатлары билгеләнде, девизлары булдырылды. Ирекле янгын сүндерү төркеменең төп максаты - янгын булган җиргә техника белән вакытында барып, утны вакытында йөгәнләү булса, ә дружиначыларның максаты янгын куркынычсызлыгын профилактикалау, акцияләр, агитацияләр оештырып, аңлату эшләре алып бару, янгын сүндерүдә булышу. Әлеге дружиналарга керергә теләк белдерүчеләр булса 106нчы янгын сүндерү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Изге эшкә өлеш кертүчеләр өчен кызыксындыру чаралары да (салымнардан азат итү) бар.

Районда янгын куркынычсызлыгын булдыруга көннән-көн күбрәк игътибар бирелә. Язгы-җәйге чорда аеруча күп эшләр эшләнә. Төнге рейдлар, профилактик чаралар, халык җыеннары янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, дружина әгъзалары катнашында уза. Хәтта мәктәпләрдә янгын күркынычсызлыгы класслары оештырылды. Мисалга Кильдураз мәктәбен китерергә мөмкин. Алар махсус киемнәр булдырып, дуслары, классташлары, яшьтәшләре арасында кисәтү эшләре алып баралар.

Рейдлар белән йөргән вакытта шуңа игътибар итәбез: күп кенә кешеләр гади генә кагыйдәләрне дә үтәмиләр. Янгын чыгу куркынычы аеруча кискен торган вакытта учак ягучылар, чүп-чар, салам яндыручылар еш очрый. Барыбыз да сак булсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарная езопасность профилактика