Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Балалар күп булса, авыллар үсәр

Районга эшлекле визит белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Муратов килде. Ул Мазиково авылында яңа клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм Иске Әнәле авылында барлык уңайлыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты. "Авылларда шундый объектлар ачылу сезнең өчен зур шатлык. Димәк авыллар яшәячәк. Сезгә исән-сау булып әлеге клуб һәм пунктларның рәхәтен...

Районга эшлекле визит белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Муратов килде. Ул Мазиково авылында яңа клуб, фельдшер-акушерлык пункты һәм Иске Әнәле авылында барлык уңайлыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачуда катнашты.

"Авылларда шундый объектлар ачылу сезнең өчен зур шатлык. Димәк авыллар яшәячәк. Сезгә исән-сау булып әлеге клуб һәм пунктларның рәхәтен күреп яшәргә, балалар үстерергә генә кала", - диде Равил Муратов.

Республика вәкиле шулай ук район мәдәният йортында узган икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышында катнашты. Утырышта 2012нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2013нче елга бурычлары турында район башлыгы Рәшид Заһидуллин доклад белән чыгыш ясады. ООО СХП "Свияга" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Люция Нәҗмиева, шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина чыгышлары да тыңланды. Урта белем бирү учреждениеләрендә яңа модель формалаштыру, бердәм мәгълүмати фәнни-белем бирү өлкәсе төзү максатыннан, Казан Федераль университеты һәм район мәктәпләре арасында килешү төзелде. Утырышта район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Казан Федераль Университетының ректоры Илшат Гафуров әлеге килешүгә тантаналы шартларда кул куйдылар. "Демографик хәлне яхшыртырга, халыкның сәламәтлеген саклау буенча оешма җитәкчеләре, табиблар, гомумән район җитәкчелеге кайгыртырга тиеш. Яңа ачылган мәктәпләргә, клубларга, спорт объектларына балалар, авыл хуҗалыгында эшләр өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шул очракта гына эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе була", - диде Равил Муратов район Советы утырышында ясаган чыгышында. Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үзе исеменнән район халкына башкарган эшләре, нәтиҗәле күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. Сәламәтлек, тыныч тормыш, киләчәктә тагын да зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу сессия визит Муратова кунаклар Муратов