Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас балкып, гөрләп торсын

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә Апас муниципаль районының 2013нче елга һәм 2014-2015нче еллардагы план периодына бюджеты турында һәм башка мәсьәләләр каралган иде. Иң элек район финанс бүлеге җитәкчесе Рамил Имаметдиновның 2012нче елның 9 аена Апас муниципаль районының...

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә Апас муниципаль районының 2013нче елга һәм 2014-2015нче еллардагы план периодына бюджеты турында һәм башка мәсьәләләр каралган иде. Иң элек район финанс бүлеге җитәкчесе Рамил Имаметдиновның 2012нче елның 9 аена Апас муниципаль районының бюджет үтәлеше турындагы чыгышы тыңланды. Шулай ук 2013нче елга һәм 2014-2015нче еллардагы план периодына бюджеты турында чыгышлар яңгырады. Аннан "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин агымдагы елның 10 аена эш нәтиҗәләре, закон һәм хокук саклануның торышы белән таныштырды. "Җитәкчеләр, җаваплы кешеләр һәм халык үзе дә һәрнәрсәгә уяу, игътибарлы булсын, хокук бозуларга юл куелмасын, мәгълүмат вакытында безгә җиткерелсен иде", - диде ул сүзен йомгаклап. Апас муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренең коррупцион хокук бозулары өчен җаваплылыгы турында юридик бүлек җитәкчесе Эльмира Шакирова тулы һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Ул махсус программа нигезендә башкарылган эшләргә тукталды, юридик законнар белән таныштырды. 2011 елның 18 июлендә "Товарларны сатып алу, юридик затларның аерым хезмәт күрсәтү төрләре, эше" турындагы 223нче номерлы Федераль Закон кабул ителгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Рамил Сәлахов әлеге Законның положениеләрне районда куллану турында сөйләп үтте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова муниципаль актларны халыкка җиткерү өчен Апас муниципаль районының рәсми мәгълүмат басмасы һәм рәсми сайты барлыгы һәм аның эшчәнлеге хакында чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин чыкты. Ул салымнарны, пенсия взносларын вакытында, тиешле күләмдә җыеп, халыкның матур, мул яшәешен тәэмин итү, уңайлылыклар тудыру, тормыш шартларын тагын да яхшырту бурычын куйды. Яңа ел бәйрәмнәрен хәвеф-хәтәрсез, күңелле, истә калырлык итеп үткәрүгә дә басым ясады. "Бер генә бала да игътибардан читтә һәм бүләксез калырга тиеш түгел. Кышкы каникул көннәрендә күңел ачу чараларын тагын да көчәйтү, түгәрәкләрнең эшен җанландырыру, күңелле, тематик, профилактик кичәләр үткәрү мөһим. Апаста бүгеннән үк бәйрәм рухы сизелсен, чыршыларны бизәгез, Апас балкып, гөрләп торсын", - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия