Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Балыкчылар ярышы

Район тарихында беренче тапкыр Апаста балыкчылар ярышы узды. Үзвакытында "Комсомол" колхозы кыры басуларын сугару өчен ясалган буа (ясалма күл, плотина) Россия балыкчыларын каршы алды. Биредә өч көн дәвамында карп төреннән булган балыкларны тоту буенча I Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Татарстан Республикасының аучылык җәмгыяте җитәкчесе Илһам Садыйков район башлыгы Рәшид Заһидуллин...

Район тарихында беренче тапкыр Апаста балыкчылар ярышы узды. Үзвакытында "Комсомол" колхозы кыры басуларын сугару өчен ясалган буа (ясалма күл, плотина) Россия балыкчыларын каршы алды. Биредә өч көн дәвамында карп төреннән булган балыкларны тоту буенча I Татарстан Республикасы Чемпионаты үтте. Татарстан Республикасының аучылык җәмгыяте җитәкчесе Илһам Садыйков район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән киңәшеп, шушы гүзәл җирне сайлап алуларын әйтте һәм буага ак амур, кәрәкә, сазан балыклары җибәрелүен белдерде. Ярышта Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Чебоксар, Йошкар-Ола шәһәрләреннән һәм республикабыздан тәҗрибәле аучы-балыкчылар катнашты. Балык тотарга хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Россиянең спорт мастеры, ярышның хөкемдары Олег Гарипов белдергәнчә, Самара өлкәсеннән килгән балыкчылар 16 килограмм 170 граммлы балык тоткан. - Балык тоту кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта зур сабырлык та сорый торган спорт төре. Ярышта икешәр кешене берләштергән 8 команда катнаша. Табигатьне саклау максатыннан, тоткан балыклар суга кире җибәрелеп бара. Ә матур табигать кочагыда, су буенда утырган кеше күңел күтәренкелеге, рухи байлык ала. Бәйге барган көннәрдә апаслылар килеп балык тоту барышы белән кызыксындылар, балыкчыларның кармакларын карадылар, спорт төре алымнары белән таныштылар. Районыгыз төзек, табигатегез матур, халкыгыз кунакчыл. Шушы байлыгыгызны саклап яшәгез, табигый чыганакларыгызның кадерен белегез", - диде баш хөкемдар.

Районның аксакалы, хезмәт ветераны Зәки Галиуллин да үзенең осталыгын ярышта сынап карады һәм кунакка килүче балыкчыларны буаның тарихы белән таныштырды.

12 майда ярышның йомгаклау өлеше узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов, район аучылык җәмгыяте рәисе Рөстәм Хәмидуллин һәм егерьләр ярышта катнашучыларга рәхмәтләрен ирештерделәр. Җиңүчеләргә республика вәкилләре кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

1 июньгә кадәрле балкыларны бары тик бер кармак белән генә тотарга рөхсәт ителә. Балыкларның уылдык чәчү чоры тәмамланмыйча суга ятьмә салырга һәм берничә кармак белән балыкка йөрергә ярамый.

Ярыш җиңүчесез булмый: I урынны - Самара, II урынны - Татарстан һәм Самара, III урынны - Чебоксар балыкчылары алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярышлар балыкчылар соревнования рыбаков